Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында: Бүгенгә безнең төп тренд — эшкуарга таба хәрәкәт

Бүгенгә безнең төп тренд — эшкуарга таба хәрәкәт. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында белдерде.

Утырышта 200дән артык эшкуар, республика хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый бизнес берлекләре лидерлары, муниципаль районнар башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың төп матбугат чаралары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Бүгенге утырыш темасы — Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мондый формада очрашу инде уникенче кат уздырыла. «Мондый форманы мин бик уңай дип саныйм, — диде Татарстан Президенты. — Без муниципалитетлар, республика, федераль дәрәҗәдә барлыкка килә торган сорауларны карыйбыз. Мин куйган төп максат — эшкуарлыкка мөнәсәбәтне үзгәртү. Безнең һәрберебез — хакимият структуралары вәкилләре, чиновниклар — бөтенебез дә инвестицион климатны булдыруга юнәлгәнбез. Без эшкуарларны тыңларга гына түгел, ә ярдәм итәргә, алга этәрергә, инвестицион мохит булдырырга тиеш. Бу закон чыгару мәсьәләләре дә, башка без үзгәртергә тиешле бик күп мәсьәләләр дә. Иң мөһиме — без үзебезне үзгәртергә тиеш».

«Без якын булырга тиеш. Күзәтчелек органы, җитәкче генә түгел, якын булып, әлеге кешеләр — эшкуарлар белән горурланырга тиеш. Нәкъ менә шундый мохитне без республикада булдырырга планлаштырабыз да инде», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, атна саен ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәләрдә ике муниципаль район башлыгының кече һәм урта бизнес белән эш алып бару турындагы доклады тыңланыла. «Нинди үзгәрешләр булганын без күрәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бу тәҗрибәләр безнең муниципалитетлардагы хезмәттәшләребезгә файдалы, дип уйлыйм, алар башка территорияләрдә эш ничек алып барылганын белә».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Эшкуарлык советы структурасында үзгәрешләр бар. ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча вәкаләтле вәкил — Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара башлады.

«Тимур Нагуманов инде Әлмәттә хезмәт итә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Безгә тәкъдим иткән идеяләрне муниципаль районда гамәлгә ашырачак. Әлегә аны алыштытырга кеше булмаганга, мин аны ярты еллап әлеге эшне дәвам итүен сорадым. Тимур Нагуманов Эшкуарлык советының сәркәтибе вазифасын башкарачак».

Рөстәм Миңнеханов утырышта тәҗрибәләре турында доклад белән чыгыш ясаган Түбән Кама, Зеленодольск, Бөгелмә, Питрәч районнары башлыкларына, утырыш модераторларына рәхмәт белдерде.

«Сез темага биреләсез инде, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бу бик зур адым, әмма без әле юл башында гына, алга таба барырга кирәк».


Фикер өстәү