Россиядә 10 сумлык кәгазь акчалар яңадан чыгарыла башлаячак

Россиядә ел азагында 10 сумлык кәгазь акчалар чыгару эше яңартылачак. Бу хакта “Известия” хәбәрчесенә Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Сергей Белов белдергән.

Мондый банкноталар 2000нче елларда йөрде. Ләкин, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, тиз тузып, яраксызга әйләнде. Шуңа күрә аларны тимер акчага әйләндерү турында карар ителде.

Тимер акча чыгару кыйммәткә төшсә дә, хезмәт итү срогы күпкә зуррак иде. Хәзер исә, технологияләр үзгәрү нәтиҗәсендә, кәгазь акчаларның хезмәт итү срогын 30 процентка арттырырга мөмкин икән.

Моннан тыш Үзәк Банкта биш сумлык кәгазь акчалар чыгаруны да яңартып җибәрү мәсьәләсе карала. Гознак аларны 1998 елдан соң чыгармый башлаган.

Сергей Белов әйтүенчә, ун һәм биш сумлык кәгазь акчалар белән тимерләре дә әйләнештә йөриячәк.


Фикер өстәү