Үзәк банк акчаның үзгәрәчәге турында кисәтте

Россия Үзәк банкы белгечләре “оек”та “тере” акча саклаучыларны озакламый илдә кәгазь акчаларның яңартылачагы турында кисәтте. Банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев әйтүенчә, иң элек 100 сумлыкның “кыяфәте” үзгәрә. Белгечләр инде февраль башында ук матбугат конференциясе җыеп, яңа бизәлешле йөзлекләр белән таныштырырга ниятли, дип яза PRIMPRESS.

Яңа 100 сумлык бүгенгесеннән берникадәр аерылып торачак. Дөрес, үлчәме шул килеш кала, ләкин төсләре үзгәрәчәк. Белгечләр әйтүенчә, иң мөһиме –банкнотта саннар һәм язулар эрерәк, җетерәк, рәсемнәре калкурак булачак. Ягъни начаррак күрүчеләр өчен акча белән эш итү уңайлыракка әйләнә, дигән сүз.
Үзәк банкта әйтүләренчә, якындагы ике ел эчендә хәзер әйләнештә йөртелүче барлык кәгазь акчаларның бизәлеше үзгәртеләчәк. Аларда сакланылыш дәрәҗәсе көчәйтеләчәк, шулай ук рәсемнәрендә Россиянең яңа күренекле урыннары пәйда булачак.


Фикер өстәү