Санкцияләр кертелү сәбәпле, банкларга кредитлар буенча пенялар һәм штрафлар билгеләмәскә тәкъдим ителгән

Әмма бу быел 18 февральдән соң кредит түләүгә бәйле проблемалары башланган кешеләргә генә кагыла.

Үзәк банк, санкцияләр кертелү сәбәпле, банкларга кредитларын түли алмаучыларга пенялар һәм штрафлар билгеләмәскә тәкъдим иткән.

Моннан тыш кредит оешмаларына мондыйларның финанс хәле бәясен төшермәскә рөхсәт иткәннәр. Срогын агымдагы елның 31 декабренә кадәр билгеләгәннәр.
Әмма бу быел 18 февральдән соң кредит түләүгә бәйле проблемалар алдында калучыларга гына кагыла. Үзәк банкта билгеләп үтелгәнчә, мондыйларга бурычларын реструктурлаштыру хәерлерәк булачак.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Банкы хәлнең тотрыклы, акчаларның сакланылулы булуы турында белдергән. Россия Банкы банкларның акчага ихтыяҗын Ломбард исемлеген бик нык киңәйтү хисабына каплый алачак.


Фикер өстәү