Коронавирусның кайсы өслектә озаграк «яшәве» билгеле

Коронавирус смартфоннарда, шулай ук банкноталар өслегендә һәм металл тоткычларда ай дәвамында сакланырга мөмкин. Бу хакта Австралиянең авыруларга каршы көрәшкә әзерлек үзәгенең Virology Journal да бастырган тикшеренүләрендә әйтелә.

Тикшеренүдә ачыкланганча, пыяла, полимер банкноталар, тутыкмый торган корыч, винил һәм кәгазь банкноталарда 20 градус җылылык булганда, коронавирус 28 көннән артык яши ала. Мамык-кәгазь тукымада вирусның «яшәү» вакыты кыскара.


Фикер өстәү