Тагын беренче!

«Гаилә фотохроникасы» бәйгесендә Татарстан беренче урын алды. Әле фотолар Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган иде. Бәйгегә безнең республикадан 7217 фотография килә.

Исегезгә төшерәбез: республикада әлеге фотоларны җыю эшен Татарстан пенсионерларының (ветераннарының) төбәк иҗтимагый оешмасы үз өстенә алды. Алар бу эшне Татарстанның Фән һәм цифрлаштыру министрлыгы белән бергә башкарды. Фотоларны барлауга һәркем үз өлешен кертте. Араларында мәктәп укучылары да, студентлар да бар иде. Кыскасы, өендә сугышны хәтерләткән фотосы булган һәркем тизрәк үз якыннарын бәйгедә катнаштырырга теләде.
Әлеге бәйгедә Әлмәт районы икенче, Казан өченче урынны яулады. Биш ел дәвамында бу бәйгегә Татарстан халкы электрон форматка күчкән 12 меңнән артык фото җибәргән. Аларның бер өлеше Татарстаның Милли музеена саклауга бирелгән.
Җиңүчеләрне тиздән республика Ветераннар советында узачак президиумда тәбрик итәчәкләр. Аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр биреләчәк.


Фикер өстәү