Яңа 1000 һәм 5000 сумлыклар әйләнешкә чыга

Гознак октябрь аенда 1000 һәм 5000 сумлык яңа кәгазь акчалар белән таныштыруны күздә тота. Бу хакта “Известия”гә Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Белов сөйләп үткән.

“Яңа 100 сумлыклар белән чагыштырганда, 1000 һәм 5000 сумлыкларда саклагыч элементлар күбрәк булачак. Зуррак акчаның саклагыч элементлары да катлаулырак”, – дип аңлаткан ул.

Аның әйтүенчә, 1 мең сумлык акча – Идел буе федераль округына, 5 меңлеге –Урал федераль округына багышланган. Банкнотларның төсе сакланып кала. Гознак яңа купюраларны чыгара да инде. Алар, таныштыруга багышланган матбугат конференциясеннән соң, банкларга тапшырылачак.


Фикер өстәү