Салам да кирәкми, печән дә. Шәхси хуҗалык сыерлары да «монокорм»га күчәрме?

Шәхси хуҗалык сыерлары да «монокорм»га – ел әйләнәсе бертөрле ашатуга күчәрме?

Бүгенге хуҗалык-җәмгыять сыерлары элекке кебек башак-печән генә ашамый инде. Бу хакта күп яздык. Мөгезеннән койрыгына кадәр сөт эшләүче сыерлар (дөресе шулай, мөгезләрен шул сәбәпле бозау чакта ук көйдерәләр, койрыкларын кисәләр) капиталистик системада элекке гади бер сыер булудан туктап, җитештерү объектына әйләнеп бара. Алардан мөмкин булганча күбрәк сөт алу, басып торган һәр сыерны табышлы итү бурыч та, ихтыяҗ да кебек. Авыл кешеләре арасында да абзарындагы сыерының сөтен арттыру өчен әллә ниләр эшләүчеләр бар. Кемнәрдер, бәясенә карамый, ветаптекалардан өстәмә-кушылмалар сатып ала, безнең тирә-як авылларда күп сыер асраучы кешеләр, мәсәлән, Биектау районына бардага йөри. Берәр тонна сыйдырышлы цистерналар сатып алганнар да, шуны кем «ГАЗель», кем җиңел машина прицебына утыртып, атнага бер көн алып кайталар. «Онга да экономия, сөткә исә файдасы бик зур, хәтта сөт ташлар вакыты җиткәч тә, сөтләрен киметеп булмый, коры печәнгә калдырып кына туктаттык. Башта эчми аптыратканнар иде, ияләнгәч, көтеп кенә торалар», – ди күршеләребез.

Баксаң, хуҗалыклар әзерләгән «монокорм» – 25әр килограммлы вакуумлы капларга тутырылган махсус ризыкны ашатучы шәхси хуҗалыклар да бар икән.

Балтач районының «Татарстан» хуҗалыгында берничә ел инде заманча терлек азыгы җитештерү үзәге эшли. Үзләрендә булган барлык фермаларга да махсус рацион буенча балансланган азык шушында әзерләнә һәм таратыла. Әлеге үзәктә махсус миксерлар белән әзерләнгән, күптөрле компонентлар кушылган, терлек организмына кирәкле барлык төр микроэлементларга баетылган шушы әзер массаны аерым сатып алучылар өчен уңайлы, вакуумлы капларга тутыра башлауларына да шуның кадәр.

– Моннан ике ел элек ике миллион 900 мең сумга үз акчабызга сатып алган бу җайланманың җитештерүчәнлеге бик югары, көнгә 30 тоннага кадәр азыкны махсус капларга тутыра ала, әлегә авыл халкының күпчелеге элеккечә ашатуны хуп күрә, ә менә бер алган кеше башка районнардан кадәр эзләп килә, – ди хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллин. – Үзебездә эшләүчеләргә бер килограммын – унике сумнан, читтән килүчеләргә унөч сумнан сатабыз.

Тәлгать Сәләхов Арча районы Хәсәншәех авылында яши. Үз хуҗалыгында  алты сыер асрыйлар.

– Без инде ул ризыкны берничә ел элек Кукмарадан ташып ашаттык, ике ел  Балтачка, «Татарстан» хуҗалыгына йөрибез, – ди ул. – Малларны ияләндерергә генә кирәк, аннары бик яратып ашыйлар. Сөткә файдасы бик зур. Сатып алган вакытта кыйммәтрәк кебек тоела, әмма салам, печән, ашлык эзлисе юк, бөтенесен исәпләп карасаң, моннан артыгракка да чыга әле. Җәй көннәрендә көтүгә йөргән сыерларга аны алмыйбыз, хәзерге вакытта ике сыер өйдә тора, аларга шуны ашатабыз. Кышкы чорда исә алты сыерга бер атналык итеп, бер барганда 48 капчык алып кайтабыз. Күршеләребез Рафис Зәкиевләр унтугыз сыер асрый, алар да «Татарстан»га йөри. Алдан шалтыратып заявка бирәсең, түлисең дә алып кайтасың. Бер мәшәкате юк…

Кем белә, шактый гаҗәп кебек тоелса да, тормышын елдан-ел көйләгән, җайлаштырган авыл кешесе, бәлки тора-бара шушы юлга күчәр. Терлек азыгы туплавы да ансат түгел диюем. Хәер, бездә әлегә элекке колхоз системалары сакланып калганга, андый проблема кискен тормый, күрше-тирә районнарда яшәүчеләрне дә ел әйләнәсе ашлык-он белән безнекеләр тәэмин итә. Запас вариант буларак, мондый яңалык көтеп тору да начар түгел ләбаса.

Яңалык димәктән, «Татарстан» хуҗалыгы сыер асраучы шәхси хуҗалыклар өчен ике еллап элек кооператив оештырган икән. Сөтне үзе аша тапшыручылар белән. Безнең җирлектә анысы гомер-гомергә шәхси хуҗалык сөтен колхоз җыйнады. Хәзер дә күпчелек җәмгыятькә тапшыра. Шәхси сөт җыючыларга бирүчеләр дә бар. Берничә сыер асраучылар белән төзелгән кооперативның бер плюсе – сөт өчен хөкүмәт аның әгъзаларына бер литр сөткә бер сум исәбеннән өстәмә түли. Аерма шактый килеп чыга. Башта икеләнеп кенә керсәләр, хәзер теләк белдерүчеләр шактый, инде 45 хуҗалык кооператив әгъзасы булды, диләр. Сөтен саугач, акчасын да мулрак алырга теләү гаеп түгел, моңа юлын күрсәтүләре дә хуплауга лаек.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү