IKEA товарын сатып алу өчен сайтта заявка калдырырга тәкъдим итәләр

5 июльдән IKEA сайты товарларын интернет аша сата башлавын игълан итте. Әмма “распродажа” башланганнан бирле сайт эшләми. Бүген компания инде заявка аша товар сатып алырга тәкъдим иткән. Ләкин бераздан заявка формасы да юкка чыккан.

“Техник сәбәпләр аркасында сайт аша әлегә товар сатып булмый. Проблеманы хәл кылу буенча эшлибез. Әлегә алынган заявкаларны эшкәртәбез. Яңа заявкалар соңрак кабул ителә башлаячак. Сайттагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз”, – диелгән кибет сайтында.

Моннан тыш IKEA сатып алу буенча чикләүләр керткән. Бер кешегә 1 миллион сумнан артыграк бәягә товар сатып алырга ярамый. Шулай ук бер төрле товарны 70 данә генә, мебельне күп дигәндә бер тоннага кадәр генә сатып алырга мөмкин.

IKEAда билгеләп үтелгәнчә, компаниянең кибетләре булган шәһәрләрдә генә товарны барып алырга (китереп бирүгә дә кагыла) мөмкин (хәтта Ozon яки Россия Почтасы аша). Болар – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов-Дон, Самара, Уфа, шулай ук шушы шәһәрләр янындагы территорияләр (шәһәрдән күп дигәндә 50 чакрым ераклыкта).


Фикер өстәү