Сигез сыер асраудан ни мәгънә?

Ни өчен кибеттә сатыла торган кайнатылган сөтне эчәргә ярамый? Шәхси хуҗалыкта савыла торган сөт зур комплекстагы сыерларның сөтенә караганда сыйфатсызрак дигән сүз дөресме?  Ни өчен бүген мал табиблары «янгын сүндерүчеләр» ролендә? Язын терлекләр тәрбияләүдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әлеге сорауларга мал табибы Илдус ХАТЫЙПОВ җавап бирде.    

:: Авыл хуҗалыгы тармагындагы бүгенге вазгыятьтә терлекчелеккә нинди бәя бирер идегез? Аерып әйтерлек зур хаталар бармы?

– Беренче зур хата – терлекләрнең баш саны алынмау. Учет алып барылмый. Кайда күпме сыер бар, ул буазмы, түгелме? Шул хакта төгәл мәгълүмат юк. Безнең фермаларда учет булмаганга күрә, сыерның буазмы-түгелме икәнлеген белмичә торып, бөтенесенә дә вакцина ясыйлар. Икенче хата – чын саннар күрсәтелмәү. Бәлки моның очына киләсе 2-3 елда чыгып та җитәрләр. Күршеләребездә эшли алмаган хуҗалыклар үлеп бетте, ә эшли алганнары аякларында нык басып тора. Мәсәлән, Кама Тамагы районы күрсәткечләре буенча, бер сыердан 6,2 литр сөт савып алына. Саба районында кәҗәләр күбрәк сөт бирә. Шуңа күрә эшли алмаган хуҗалыкларда халыкны һәм малларны интектереп, авыл хуҗалыгын саклап калам дип кенә көчәнүдән мәгънә юк.  Нәрсәдер бетәргә, аның урынына нәрсәдер барлыкка килергә тиеш. Бу – табигый процесс. Артта калган районнар аркасында алга киткәннәре җәфа чигә. Үз күрсәткечләренә чыга алмый. Шуның өчен ярдәмне артта сөйрәлүчеләргә биргәнче, алда баручы хуҗалыкларга бирсәләр, тагын да яхшырак булыр иде. Өченчедән, бездә беренче чиратта баш санын саныйлар, ә сыер бирә торган сөт күләмен түгел. Бу мәсьәләдә дә караш үзгәрергә тиеш.  

:: Учет алынмый, дидегез. Боларны берничә елда гына җайга салу да мөмкин эш түгел бит.  

– Әйе, чөнки кайбер фермадагы сыерларда колак номеры да юк. Без малларны чиплаштыру ихтыяҗына барып җиттек. Әтнә, Балтач, Кукмара районнары өчен бу инде нормаль күренеш. Аларда һәр бозауның паспорты алып барыла. Дөрес әйтәсез, моны, әлбәттә, бер-ике көндә генә эшләп тә чыгып булмый. Хәзер эшли башлаган очракта да тулысынча башкарып чыгар өчен 8-9 ел кирәк. Ә бу – өч буын дигән сүз.

:: Татарстанда нинди терлек авырулары еш очрый?

– Кешедә бөтен авырулар нервыдан, диләр. Ә малларда – дөрес тукланмаудан. Дөрес тукланган сыер берничек тә авыру була алмый. Бездә азык сыйфаты начар. Чүп ашаган мал нормаль күренеш булып санала. Ул өйдәге ризык калдыкларын ашарга тиеш түгел. Кызганыч, бу безнең канга сеңгән. Терлек пычрак су да эчәргә тиеш түгел. Дөрес тукланмау сыерның нәсел калдыру сәләтенә дә йогынты ясый.  Аннан соң бездә дөрес ашатып сөт сава белмиләр. Рационда аксым һәм энергия бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Шул балансны тота алмаган хуҗалыкларның сыерлары я үлеп китә, яки симерә. Ләкин сөт бирмиләр. Фураж ашатып кына сыердан яхшы сөт алып булмый. Сыерлар арасында тояк-аяк проблемалары да еш очрый. Бозауларга килгәндә, алар үпкә чиреннән һәм эч китүдән интегә. Шунысы куандыра: бездә соңгы елларда сыерлардагы йогышлы авыруларны бетерү буенча бик күп эшләр эшләнә. 2-3 ел элек котыру авырулары күп очрый иде. Хәзер алар
азайды.

:: Дөрес туклану дигәндә сез нәрсәне күзаллыйсыз?

– Голштин токымлы сыерлар туклануга бик нәзберек. Алар һәр чорда төрлечә ашарга тиеш (буаз вакытта, бозаулагач, сөт бирмәгәндә). Ә кайбер авылларда шул группаларга бүленеш тә юк. Аларның барысын да бер группага җыялар да, көчсез сыер зыян күрә. Малларны дөрес шартларда тәрбияләр өчен кеше эчтән өлгерергә тиеш. Бүген бит безнең авылларда мал җанлы кешеләр дә калмады диярлек. Арба ватылса – утын дигән кебек, мал үлсә – ит, дип яшиләр. Ашатуга килгәндә, кыш көне сөтне ничек арттырырга, диләр. Быел инде сөт ясап булмый. Киләсе елда яхшы сөт алыр өчен бүгеннән үк азыкны карарга кирәк.  Азык начар булса, тагын бер елны югалтабыз дигән сүз.  

:: Илдус абый, яхшы сөт, дибез. Ул нинди була соң?

– Сыйфатлы сөткә игътибар артты хәзер. Югары маржиналь продукт – йогыртлар ясый башладылар. Аны инде начар сөттән ясап булмый. Кибеттә сатыла торган кайнатылган (топленый) сөт – иң начар сөттән ясалган продукт. Эшкәртүгә барырлык булмаса, аны кайнатып, сөт итеп саталар. Хәзер халык фермер продуктына өстенлек бирә. Яхшы ди. Ләкин зур комплекслар яхшы эшләгән очракта, аларның сөтләре шәхси хуҗалыкка караганда да сыйфатлырак. Чөнки комплекста сыер сауганда сөт һава белән бәйләнешкә керми. Турыдан-туры суыткычка җибәрелә. Элек көтүдә йөргән сыерның сөте тәмле була диләр иде. Хәзер моңа да караш үзгәрде. Әгәр сөттән әрем исе килсә, аны йогырт ясарга һәм эшкәртүгә алмаячаклар.

:: Татарстанның сөт буенча потенциалы зурмы?

– Татарстанда сөт бирә торган 4-5 район бар. Аны Кама Тамагыннан да, Чирмешәннән дә, Әлмәттән дә эзләүнең мәгънәсе юк. Булган барлык потенциал «мал җанлы» районнар эшчәнлегенә юнәлдерелгән булса, уңышлы булыр иде. Бүген безнең сыерлар 7-8 мең литр сөт бирә ала. Моңа чит илдән кайтарылган нәсел орлыклары, чит ил препаратлары, дөрес итеп ашату ярдәмендә ирешеп була. Бүген безнең төп проблема сыер савуда түгел, ә бозау үстерүдә. Тана бозау 180 көндә 200 кг булырга тиеш. Бездә бу күрсәткечкә җитә алмыйлар. Шуңа күрә аларның потенциалы кими. Бездә бит чит илдән алып кайткан малларның икенче буын бозаулары сөт бирә алмый, чөнки үсә торган вакытта егәрлеге югалган була.

:: Әгәр статистика мәгълүматларына карасак, соңгы елларда Татарстанда лейкоз белән авыручы маллар саны кимүгә таба бара. Әлеге авырудан тулысынча чистарыну мөмкинме?

– Аннан тулысынча чистарынган районнар бар. Болар – шул ук Әтнә, Балтач, Мамадыш, Кукмара районнары. Ә башкаларда бу проблема һаман да кала әле, чөнки, беренче чирата, бу административ ресурс белән бәйле. Хуҗалык лейкоз белән авырган малны илтеп тапшырырга тиеш. Бу – мал саны кими дигән сүз. Ә моңа барлык хуҗалыклар да әзер түгел. Аның урынына яңа мал кайтырга тиеш.  Без лейкозны үсеп тора торган яшь бозаулар күп булганда гына бетерә алабыз. Чыннан да, 4-5 елда лейкоз буенча проблемалар хәл ителә башлады. Ләкин аны ун елда болай гына тулысынча хәл итеп бетереп булмый. Чөнки бу, беренчедән, кеше факторы белән бәйле булса, икенчедән, лейкозның таралу юллары да төгәл ачыкланмаган. Монда, әлбәттә, чебеннәр дә зур роль уйный. Шуңа күрә әгәр без авыруны тулысынча юк итә алмыйбыз икән, аларны таратучылар белән җитди  көрәшергә тиешбез.

:: Мал табибларының хезмәтләре тиешенчә бәяләнә дип әйтә аласызмы?

– Минем фикеремчә, районда профессиональ ике мал табибы да җитә. Калганнары эшләрне башкаручылар булырга тиеш. Алар күп булгач, мал табибының дәрәҗәсе төшә. Яхшы мал табибы системалы администратор кебек булыр­га тиеш. Бездә бүген алар «янгын сүндерүчеләр» кебек, чөнки, әйткәнемчә, терлек авырулары дөрес ашатмау, дөрес шартларда тәрбияләмәү аркасында килеп чыга. Шуңа күрә яхшы мал табибы ул ялкау мал табибы булырга тиеш. Ул профилактик чаралар гына башкарып йөрергә тиеш.    

:: Илдус абый, язын терлекләр тәрбияләүдә нинди үзен­чәлекләр бар? Тиздән алар көтүгә дә чыгачак бит.

Яз җиткәч, авыл халкының малга карашы үзгәрүчән була, чөнки бакча, кыр эшләре башлана, бәбкә, чебиләр карау белән бәйле мәшәкатьләр арта. Әйе, мал бит ул түзә, караш үзгәрде дип кенә сөтен бирмичә тормый. Көтүлек чоры да бик үзенчәлекле. Вакыт азайды, маллар җәйләүләрдә йөри дип кенә аны тәрбияләүдән туктап торып булмый. Голштин токымлы сыерлар көтүгә йөрер­гә жайлашмаган булса да, безнең авылларда аларны да өйрәттеләр. Продуктлылыгы төшү хисабына булса да. Көтүгә чыга торган һәм сарайда кала торган малларга язын беренче чиратта ветеринария чаралары (вакцина, туберкуленизация, лабораторик тикшеренүләр) эшләнеп беткән булырга тиеш.  «Минем бу мал көтүгә чыкмый», «мин аны ике айдан иткә тапшырам» дип, бу чараларны эшләми калу соңыннан бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Көтүгә чыккач, сыерлар бер-ике атна күчеш чоры үтәләр. Бу вакытта маллар тоз белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Алдан бирелмәгән очракта, норманы акрынлап арттыра-арттыра эшләргә кирәк. Зур сыер көненә
100 г тоз ашарга тиеш. Тоз җитмәү сыерларда «гипомагниевая тетания» авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Һәрхәлдә, атна-ун көн эчендә сыерның продуктлылыгын төшерә. Соль-лизунецларга гына ышанырга ярамый, аларны ялап кына сыер үзенә җитәрлек көндәлек норма тозны җыя алмый.

Соңгы елларда авылларда электркөтүче куллана башладылар. Бу – бик күркәм гадәт. Авыл кешесенең вакыты да янга кала. Элеккеге заманнарда барлык көтүлекне бер айда таптап бетерәләр иде дә, соңыннан баш төрткән үләннәр белән тукланалар иде. Шул сәбәпле сыерның сөт бирүе кими башлый иде. Шуның өчен көтүлек җирләрен 3-4 участокка бүлеп, чиратлаштырып көтү көткәндә көзгә кадәр яхшылап сөт савып була.

Моннан тыш, көтүгә чыккач чебеннәр дә чыга, акча кызганмыйча, аларга каршы чараларны башкарырга кирәк. Болай иткәндә, бердән, маллар тынычрак була, икенчедән, авырулар таратуын туктата, өченчедән, сыерның сөт бирүе арта. Чебенгә каршы яхшы препаратлар кыйммәтрәк булса да, алар малкайларны 6 – 8 атна сак­лый. Җәй айларында 2-3 тапкыр эшкәртү дә җитә. Моны авыл халкы җыелып, көтүгә йөрүче барлык малларга да кулланса, яхшы   нәтиҗә бирә. Әлеге чаралар телязиоз, нодуляр дерматит һәм башка авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Сыерларыгыз канәгать, үзегез исән-сау булыгыз!

Зөһрә САДЫЙКОВА

 

Фото: pixаbay.ru


Фикер өстәү