«Хайваннарны шулай мыскылларга ярыймыни?!»: «Правда» хуҗалыгында мәхшәр

Редакциябезгә Биектау районының Юртыш авылы халкы зар елап мөрәҗәгать итте. 

Алар «Правда» хуҗалыгының терлекләре бакчаларга кереп, зыян салудан зарланды. Шулай ук малларның бик начар шартларда яшәвен дә әйтте. Барып күргәч, хәлләрнең тагын да аянычрак булуына инандык.

Хуҗалык намусында – 5 млн сум зыян 

Юртыш авылында 300ләп хуҗалык бар. Заманында «Правда» («Кызыл Байрак») бик көчле, 2000 баш терлек тоткан гөрләп торган колхоз булган. Анда озак еллар рәис булып Фиркат Вахитов эшләгән. Колхозлар бер-бер артлы эре инвесторлар кулына күчә барганда, колхоз статусы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үзгәртелеп, җитәкчелек итү элеккеге рәис кулына күчкән. Дөрес, авыл халкы да бер белмәгән кеше кулына тапшырганчы, үз авылдашыбыздан яхшырагы булмас, дип, хуҗалыкны Фиркат Вахитовка калдыру өчен каты торган. Тик хәзер вазгыять тә, авыл халкы белән хуҗалык җитәкчесе арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дә  тулысынча үзгәргән.

Бүген юртышлылар һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр хуҗалык җитәкчесенең кыланмышларыннан шулкадәр арыган, бәгырьләре каткан дип әйтсәк, аз да булыр кебек. Юртыш авылында яшәүче Миңнур Абушева сүзләренчә, маллар кышын да, җәен дә, төнлә дә, көндез дә урамда йөри. Әйтүләренчә, бу хәлләргә 4–5 ел икән инде.

– Узган ел төнлә эштән кайтучының машинасы каршысына терлек чыгып, ул юл кырыена очты. Әле ярый үзе исән калды. Машинасына шактый зыян килгән иде, – ди Миңнур Абушева.

Авылда кем янына туктап сөйләшсәк тә, барысы да малларның бакчаларга кереп, халыкның печәнен, яшелчәләрен, чәчәкләрен ашавыннан, зыян салуыннан зарланды.

– Бездә хәлләр коточкыч, нәнәм. Хуҗалык терлекләре үз тамакларын үзләре туйдыра. Узган ел атлары бер авылдашыбызның бәрәңге бакчасын тулысынча тар-мар итте. Ач бит алар. Бу хайваннарны мыскыллау инде. Әгәр карый алмыйсың икән, нәрсә дип асрарга аларны? Бик ялганчы кеше Фиркат. Утка салсаң, утта янмый. Суга салсаң, судан коры чыга. Районда беренче урында барган колхозыбызны бетерде бит ул. Хайваннары бик күп үлә. Авыру һәм арык малларын цехка озатып акча эшли торгандыр бераз, – ди төркем белән җыелган авыл халкы барысы бер авыздан.

Шулай да маллардан иң зур зыянны Мәмдәл авылы фермеры Руслан Шакиров күргән. 2017 елда ул Авыл хуҗалыгы министрлыгының грантын отып, 2 гектар мәйданда Голланд сортлы җир җиләге утырткан. Икенче елны тагын ике сорт җиләк утыртканнар.

– Анысын «Правда» хуҗалыгы сыерлары кереп, утырткан елны ук юк итте. Барлыгы 5 млн сумнан артык зыян килде, – диде фермер. – Кыскасы, 3 гектар җирнең яртысын югалттык. Бу хакта районда бөтен кеше белә, тик берни дә эшли алмыйлар. Бу җирләр Айваш җирлегенә керә. Монда көтү гомумән юк. Шуңа күрә мал-туар керер дип уйламадым да. Койма да тотмаган идем. Ноябрь булгач, каравылчыны да сактан алган идек. Бурычларым да, өстемдә торган җаваплылыгым да бар иде. Бик авыр булды. Узган ел көзен бу хәл тагын кабатланды. Монысында да ярдәм итү турында сүз булмады. Киресенчә, Фиркат Вахитов мыскыл гына итте. Шуннан бирле минем ул кеше белән сөйләшкәнем дә юк.

Бу хәлләрдән соң нинди көч һәм күңел көрлеге белән янәдән җиң сызганып эшкә тотынмак кирәк?

– Моны тергезер өчен бик зур суммада акча кирәк. Өстәвенә министрлык каршында бурычым, салымнар, хезмәткәрләр өчен Пенсия фондына түләп барасым бар. Ә керем алу турында әлегә сүз дә юк. Белмим, быел нишлисе булыр? Ләкин киләчәктә ябылмый хәл булмастыр… – диде  Руслан.

 Җимерек ферма, авыру маллар

Фиркат Вахитовның үзенә шалтыратып, күрешергә теләвебезне белдердек. Тик аты-юлы белән сүгенү, янаудан башка сүз ишетмәдек. Берничә көн алдан шалтыраткач, бөтенләй башкача сөйләшкән иде югыйсә.

– Шушы 3–4 көн генә урамга чыгып йөри әле алар, – дигән иде ул чагында хуҗалык башлыгы халыкның зарына каршы. – Кышын ферма территориясендә булдылар. Безнең ферма авылга бик якын урнашкан булганлыктан, терлекләр кешеләрнең бакчаларына керә. Алар ашарга биргән арада да чыгып китәләр. Мин анысын инкарь итмим. Мал бит ул. Аларга да йөрергә кирәк. Кешегә тимәгән, зыян салмаган. Хәзер бит эшкә авыл халкын да алмыйбыз. Бәлки, шуңа да ачулары килә торгандыр.

Җитәкче безнең белән күрешергә теләмәсә дә, фермаларын барып карамыйча булдыра алмадык. Мал тоткан бик күп абзарларны күргән бар, тик мондыйны күрергә туры килгәне юк иде әле. Күпчелек фермаларның түбәләре җимерек, ташландык хәлдә. Терлекләр ярымҗимерек кардада пычрак, саз ерып йөри. Сыеры белән бозавы бергә тора. Малларның күпчелеге ябык. Яхшы дигәннәрен дә көр, матур дип әйтеп булмый. Шунда ук аягы авырткан бер сыер ятып тора иде. Ферма эченә дә сугылдык. Тирес белән тулы абзарда тынчу, караңгы. Яктылык әсәре тишек түбә арасыннан гына шәйләнә. Мондый тынчу, җимерек биналарда ачлы-туклы яшәгән маллар чирләми нишләсен тагын? Җитмәсә, лейкоз, туберкулез бик тиз тарала торган авырулар.

Фермада ник бер кеше булсын! Үле тынлык. Авыл халкы әйтүенчә, эшләргә килергә теләүче юк, чөнки Фиркат Вахитов хезмәткәрләргә акча түләмәгән, 2002 елдан бирле тиешле органнарга түләүләр җибәреп бармау сәбәпле, колхозчыларның пенсия күләмен исәпләткәндә, хуҗалыкта эшләгән еллары кертелмәгәнлеге ачыкланган. Шуңа күрә ул елларда биредә эшләүчеләр бик аз пенсия белән утырып калган. Әлеге вакытта хуҗалыкта ике сыер савучы һәм бер мал караучы эшли. Без барган көнне шалтыраткач, Фиркат Вахитов үзе дә көтүче таба алмавыннан зарланды.

Хуҗалык башлыгыннан ни терлек саны, ни чәчүлек мәйданнары, ни ризык күләме буенча мәгълүмат ала алмаган идек. Вазгыятьне чамалар өчен кирәкле саннарны безгә Авыл хуҗалыгы министрлыгы бирде. Шулай итеп, апрель башындагы рәсми мәгълүматлар буенча, хуҗалыкта 270 баш мөгезле эре терлек һәм 18 баш ат бар. Бүгенгә 44 сыер савыла. Тулаем сөт савымы 200 килограммны тәшкил итә. Ягъни бер сыер 4,5 кг сөт бирә дигән сүз. Моның бик начар күрсәткеч икәнлеген шәрехләп тору кирәкмәс. Булган сөтне яңа туган бозаулар эчеп бетереп бара. Һәм, авыл халкы әйтүенчә, ике сыер савучы, хезмәт хакы исәбенә, сауган сөтләрен үзләре исеменнән сөт җыючыга тапшыра. Бозаулар да ел башыннан нибары 28 баш кына исәпләнә. Терлек азыгына килгәндә, хуҗалыкның 100 тонна печәне, 500 тонна күпьеллык үләнле сенажы, 18 тонна саламы һәм 20 тонна ашлык кушылмасы бар. Әйтергә кирәк, яхшы запас бу. Тик шушы кадәр ризыгы булган хуҗалыкның маллары мондый хәлдә булыр идеме икән? Ә бәлки азык була торып та терлекләргә бирелмидер? Башкача бу хәлне берничек тә аңлатып булмый….

Авыл халкы хәбәрчегә малларның урамда, бакчаларда йөрүен дәлилләүче бик күп фото һәм видеоматериаллар тәкъдим итте. Тик үзебез авылда булганда, зират янында иректә йөрүче берничә аттан кала, урамда башка мал иясен күрмәдек.

«Аның башы киткән…»

Малларны күрәләтә торып шулай мыскыллатырга ярыймыни? Хуҗалыкка ник башка кеше билгеләнми яки терлекләрен башка фермаларга күчермиләр? Әлеге сорауларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримовка бирдек. Тик җитәкче белән сөйләшүдән аңлашылганча, бу хәлләрдән алар да тәмам арыган.

– Ул хуҗалыкның киләчәге бөтенләй юк, – диде идарә җитәкчесе. – Һәм, курыкмыйча яза аласыз, Фиркат Вахитовның акылына зыян килгән. Өч ел эчендә ул 2 мең баштан 300 терлек калдырды. Чәчүлек мәйданнары юк. Җирләрен «Әсән» хуҗалыгы алды. Терлекләрнең күпчелеге лейкоз, туберкулез белән авырый. Хуҗалык ни сөттән, ни иттән керем ала торган түгел. Тапшыра торган сөте дә юк. Үлә башлаган малларын цехка җибәреп ята инде ул.

Тик, ни аяныч, шушындый хәлне күрә торып та, закон буенча, район җитәкчелеге дә, идарә дә бернинди чара күрә алмый.

– Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе бер-бер хәл кылса гына инде хәзер, дип көтәбез. Алар моны белә, тикшереп торалар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да Фиркатне берничә тапкыр чакырып сөйләште. Хәзер инде ул бернинди киңәшмәгә килми, берни белән кызыксынмый. Авызын ерып тик тора. Нәрсә уйлый ул? Һич белә торган түгел. Аннан соң, ул бит шәхси оешма. Күршегә кереп команда бирә алмаган кебек, безгә дә монда җитди чаралар күрү мөмкинлеге юк. Аптыраган инде аның белән. Хуҗалыгын бетерергә кушабыз. Тик ул бетерми дә, калдырмый да. Әйткәннең гел киресен эшли. Ярдәм дә итәргә әзербез, ләкин ул теләми, – дип сөйләде Рәхимҗан Кәримов.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатинга да чыктык.

– Ул юридик оешма булып бара. Ике статья буенча штраф салдык. Күрсәтмәләрне үтәргә ике ай вакыт бирдек, бүген дә контрольдә тотабыз, – диде ул. – Шушы вакыт эчендә Фиркат Вахитов, беренче чиратта, авыру, савылмый, продукция бирә алмый торган маллардан арынырга тиеш. Эшләмәгән очракта, кабат җәза күрәчәкбез. Кирәк булса, судка да тартасы булыр. Тик без малларын мәҗбүри рәвештә тартып ала алмыйбыз. Бетерсен иде инде ул хуҗалыкны. Болай алып барып булмый бит инде. Хайваннарны шул дәрәҗәдә мыскыл итү бернинди дә кысага сыймый. Терлекләренә ашатырлык ризыгы бар аның. Ә менә маллар чыннан да тәрбия күрми, аслары пычрак. Аннан соң авыру маллар ныгып, тернәкләнеп тә китә алмый бит.

Бу мәсьәлә буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да чыктык. Алар да, Фиркат Вахитов бернинди грантлар отмагач, министрлык каршында җаваплылыгы булмагач, бу очракта берни дә эшли алмауларын әйтте.

Матбугат хезмәте вәкиле сүзләренә караганда, «Правда» хуҗалыгында министрлык, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе һәм Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре тикшерү үткәргәч, түбәндәге күрсәтмәләр бирелгән:

– Белгечләр хуҗалыкның алга таба эшчәнлеген дәвам итәр өчен күрше хуҗалыклардан сусыл һәм каты азык алып кайтып, терлекләргә сыйфатлы ризык бирергә, аксымлы һәм минераль кушылмалар сатып алырга, хайваннарны төркемнәргә аерырга, кардага салам, печән алып керергә һәм хайваннарның алдына су куярга, сөт-товар фермасы территориясендә ветеринария-санитария чаралары уздырырга, лейкоз һәм башка йогышлы авыруларны дәвалау, җәйге лагерьга күчерер өчен хуҗалыкны сәламәтләндерү буенча конкрет адымнар ясарга, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә, бинаны тирестән чистартырга һәм башка мөһим чаралар күрергә дигән карарга килделәр, – диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай да, ни гаҗәп, министрлык, бу хуҗалык аякка басар, дип өметләнә.

– Хәзерге вакытта җәйге лагерьларга чыгу җаен карарга кирәк. Шул юнәлештә эш бара да инде. Иң мөһиме, моны технологик яктан дөрес итеп алып барырга, хайваннарны сыйфатлы ризык белән тукландырып, яхшы продукция алырга кирәк, – дигән фикерен җиткерде министр урынбасары Ленар Гарипов.

Зөһрә Садыйкова


2 фикер

Фикер өстәү