Бәхеткә, үлем-җитемнәр юк, тик йорт-җирләре зыян күргәннәр, мал-мөлкәтсез, документларсыз калганнар шактый. Су афәтенә юлыгучылар арасында Пермь краендагы дистәләгән татар авыллары да бар. Төбәктә барлыгы 23 татар авылы исәпләнә. Су баскан авыллар бүген ни хәлдә һәм милләттәшләребезгә нинди ярдәм кирәк? «Ватаным Татарстан» журналисты, алар белән элемтәгә чыгып, хәлләрен белеште.
Көтелмәгән һәм куркыныч хәл
Пермь краеның Октябрь районы аша Ирень һәм Сарс (халык телендә Сарысу) елгалары ага. Моңа кадәр үз ярларына гына сыешып, берсе төньякка, икенчесе көньякка таба тыныч кына аккан сулыклар өчен дә кинәт башланган яңгыр көтелмәгән хәлгә әйләнә: алар ярларына сыеша алмыйча ташый башлый һәм буаны да алып китә. Аккан су юлын табар, диләр, елгалар авылларга таба шуыша. Октябрь районындагы күп кенә торак пунктлар су астында кала. Шул исәптән милләттәшләребез яшәгән Калтай, Яңа Авыл, Әбитүз, Ишем, Самар, Уразмәт, Әтнәхуҗа, Әдел, Түбән Сарс, Олы Сарс, Бикбай авыллары да.

Пермь краеның татар-башкорт иҗтимагый үзәге җитәкчесе Әлфирә Гыймранова белән элемтәгә чыктык. Ул үзләрендәге хәлләрне сөйләгәндә, чәчләр үрә торырлык.
– Көтелмәгән һәм бик куркыныч хәл барлыкка килде. Авылларда утны сүндерделәр, элемтә дә булмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкка тиз арада ярдәм итәргә тырышты. Ишем авылыннан кешеләрне көймәләр белән чыгардылар. Ә Яңа Авыл халкы тау башына менәргә мәҗбүр булган, – ди ул.
Әлфирә ханым су афәтен, елгадан ерак торсалар да, үзләрендә тойган. «Сулыклардан ерак булсак та, базларга су төште, хәзер суыртабыз», – ди ул. Су беркемне дә, бернәрсәне дә аралап тормый. Юлда очраган һәр нәрсәне үз кочагына алып, юлын дәвам иттерә. Шулай итеп ташкын белән бергә умарталыклар, мунчалар, машиналар да аккан, терлекләрне, кош-кортларны коткарып кала алмаган очраклар да бар. Юллар, күперләр, басмалар... Ярларыннан ташып чыккан елгалар аларын да урыныннан кубарып ата. Авылга керү юлларының да астын өскә китерә. Кайбер торак пунктлар утрау уртасында калгандай була, аларга керү юлы өзелә.
Бер мизгел эчендә
Әтнәхуҗа авылында елгага якын 8 йорт су астында калган. Биредә гомер итүче Масния һәм Адис Фәттаховларның да хуҗалыгы күз ачып йомганчы болганчык су куенына чума. Кызлары Анжелага шалтыратып, хәлләрен сораштык.
– Ике йорт тулысынча җимерелде, кирпечләре генә утырып калды. Кайбер күршеләрнең кош-кортлары, бозаулары да суда агып китте, коткара алмадылар. Мунчалар, гаражлар да акты. Безнең дә яшелчә бакчасы су астында, теплица, гараж җимерелде. Йортыбызны да су басты. Кешеләр бер әйберләрен дә алып чыга алмады. Коткаручылар килгәнне түбәгә менеп көттеләр. Агым бик көчле иде. Әтине дә, апамның ирен дә агызып китә язды. Билләренә бау бәйләгәннәр иде. Шуның ярдәмендә генә аларны тартып чыгара алдылар, – дип, калтыранган тавыш белән сөйли Анжела. Кешеләрнең гомерлеккә дип төзегән йортларын, мал-мөлкәтләрен югалтырга, бернисез урамда калырга бер мизгел җитә.
Пермь краенда мондый афәт соңгы йөз елда беренче тапкыр килеп чыккан. Биредә гомер итүче өлкәннәр әти-әниләре сөйләгәннәр буенча, моңа охшаш көчле су ташуларның 1921 елда булуын әйтә. Хәзерге табигать күренеше халыкны бераз шомландырган... Су әкренләп артка чигенә башлаган. Һәм судан ачылган урыннардагы күренеш тагын да аяныч. Су агымы каралты-кураны җимергән, кая карама чүп-чар, агач кисәкләре, бөтен җирдә пычрак ләм. Йорт эчендәге җиһазлар яраксыз хәлдә. Мондый хәлләр куркыныч фильмнарда гына була кебек. Ләкин бу – чынбарлык. Һәм мондый бәлагә тарыган кешеләрнең бүген ни кичерүен, нинди халәттә булуын үз башыннан уздырганнар гына тулысынча аңлый ала.
Бердәмлектә – көч
Бәла-каза халыкны берләштерә. Читтән кемдер килеп ярдәм иткәнче, беренче авырлыкларны җиңеп чыгарга кирәк. Бәлагә тарыган авылдашларына күршеләре, туганнары хәлдән килгәнчә булыша. Йорт-җирсез калган халыкның бер өлешен вакытлыча Сарстагы мәдәният йортына, авыл мәктәбенә урнаштырганнар. Авылларда каядыр китүдән баш тартучылар да шактый. Аларны йортын су басмаган күршеләре, туганнары сыендырган.

Су астында калган рус, мари авылларында да хәлләр мөшкел. Октябрь районы башлыгы Георгий Поезжаевның туган авылы Богородскоены да су баскан. Биредә гомер иткән 84 яшьлек әбинең йорты түбәсенә кадәр су эчендә кала. Картлыгымда шул хәлгә калырмын дип, кем уйлый? Әби түбәгә менәргә көч таба. Андагы тәрәзәне ватып, ярдәм сорап кычкыра. Авыл яшьләре әбине коткарып өлгерә.
Георгий Поезжаев тиз арада үзендә җаваплы кешеләрне җыеп, киңәшмә үткәргән. «Халыкка ярдәм итү өчен штаб оештырдык. Гуманитар ярдәм җыябыз. Кешеләргә азык-төлек, су, кием-салым, гигиена әйберләре дә кирәк. Матди ярдәм күчерү өчен счет та булдырылды», – ди Әлфирә Гыймранова. Төбәктә хәзер гадәттән тыш хәл игълан ителгән.
Адәм баласы табигать көченә каршы тора алмый. Ә менә мондый бәлагә тарыган кешеләргә хәленнән килгәнчә ярдәм итүне һәркем булдыра ала. Татарлар моңа кадәр дә бердәмлектә көч булуын күрсәтте. Нинди зур янгыннар вакытында юкка чыккан татар авылларына да көл арасыннан кабат калкып чыгарга ярдәм кулы сузылды. Узган еллардагы су басуларда да милләттәшләребез җилкәләренә төшкән сынау белән ялгыз калмады. Бу юлы безнең ярдәмне Пермь краендагы татарларыбыз көтә.
Матди ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
ОО «Совет ветеранов Октябрьского района» ИНН 5917004679 / КПП 591701001 / ОГРН 1185958025010 р/с 40703810649770003574 Волго-Вятский банк ПАО «Сбербанк», г. Нижний Новгород к/с 30101810900000000603 / БИК 042202603
ТБОЦ Октябрьского городского округа Пермского края ИНН 5943180198 / КПП 594301001 / ОГРН 1025900007341 р/с 40703 810 8 4946 0170067 Волго-Вятский банк ПАО «Сбербанк» к/с 30101 810 9 0000 0000603 / БИК 042202603
Не забывайте про пометку «Благотворительная помощь при ЧС»!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез