Алма белән генә түгел, калган җиләк-җимеш, яшелчә белән дә шул ук хәл бит. Кирәк дип күп итеп утыртасың, өлгергәнен дүрт күзләп көтәсең дә, ә бераздан ашап та, эшкәртеп тә туясың. Кыяр, помидор, ташкабак һәм башкаларның күбесе ахырдан мал азыгына әйләнә. Әй, рәхәтләнә алар җәй азагында шундый тәм-томга! Әйдә, ярар, әрәм булмый бит, малларга да витамин кирәк, дип юанабыз. Хәер, иген уңышы мул булган елларда аны да кая куярга белмичә, ындыр табакларында, элеваторларда черетеп-күгәртеп яткырганнарын күрдек, ишеттек инде. Хәзер инде андый проблемадан котылдылар кебек. Шул ук вакытта әле 2010 елгы корылык та әллә ни еракта калмады, ашлыкның һәр бөртегенә сөенгән чаклар да онытылмаган. Тормышыбыз менә шундый кискен капма-каршылык, борылышлардан тора шул. Сабак ала белгәннәргә мисаллар җитәрлек тә...
Сүзем бит алмагач турында иде. Җәй уртасында өлгерә торган ике алмагач быел бергә ял итә, өченчесенең – алмалары көзгә өлгерә торганының уңышы ел да мул була, быел да сөбханаллаһ. Бөтенләй алмасыз ук калмадык, димәкче булам. Элегрәк теге ике алмагач чиратлап ял итә, шул сәбәпле алмалары да бик әрәм булмый иде. Соңгы елларда берсе чиратны бозды: бер «график»та җимеш бирә башладылар. Ике зур агач бер үк вакытта алма койгач, эшкәртеп тә, өләшеп тә бетереп булмый шул. Дөрес, тәм кергәч, аларга хуҗа табу җиңеләя. Әмма аңа кадәр әле вак алма өстеннән йөрисе... Шулкадәр алманы бер агач та күтәреп тора алмас иде, ярый әле ваграк чакта ук коела башлыйлар. Аннан инде коелуы сирәкләнә, өлгергәннәре генә шып та шып төшкәли. Карт агачларның ябалдашлары да куәтле, уңышлары да мулдан була, ботакларына терәүләр тезеп саклыйбыз, уңышлары көзге алмалар өлгергәнчегә кадәр җитә иде. Быел алар рәхәткә чыкты... Чәчәкләрен дә күрми калдык, алмалары да шул икесенә бергә ике дистәләп кенә булгандыр.
– Кичәге җилдә алмагачның бер ботагы сынды әле, – ди Балтачтагы туганым. – Сынып чыкмаган иде, кисеп алдык. Шунда алмагач ничектер җиңел сулап куйган кебек булды. Алмалары бик күп иде шул. Бер авыр ботагы кимүгә, ул ничектер хәл алды кебек. Муллык та авырлык икән, диештек. Юкса без дә, җиңелрәк булсын диеп, ел да терәүләр куябыз... Алмалары кечерәк чакта коелганга да ис китми, калганнары җитәр, дибез...
– Байлык та кешеләргә зур авырлыктыр. Аллаһ кемнедер байлык белән, кемнедер мохтаҗлык, авырлык белән сыный бит. Байлыгын якыннары, мохтаҗлар белән бүлешкән, төрле игелекле эшләргә тоткан кешеләр дә, шушы алмагач кебек, артык «авырлыгы» өстеннән төшкәч, күңел рәхәтлеге кичерәдер, бер ярдәм иткән кеше ярдәм итүдән гел тәм табып яши бит, – дип, фәлсәфәгә дә бирелеп алдык әле апа белән.
...Ә кемнәрдер быел да коелган вак алма өстеннән йөридер... Капчыкларга тутырып, кая куярга белми аптырыйдыр... Бакчаларында тәмле алма иседер... Кемнәрдер, безнең кебек, алмалары өлгерәчәк соңгы көзне көтә яки, ярар, киләсе елга безнең урамда да бәйрәм булыр әле дип, сабыр итәдер, җиргә коелган сыңар алмага да сөенәдер...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез