Татарстанда 9нчы сыйныф укучылары ике генә имтихан тапшырырмы?

Башкортстанда 9 нчы сыйныф укучылары быел бары ике фәннән генә имтихан тапшырачак. Бу яңалыкны ишеткәч, безнекеләрнең дә эченә «корт» керде. Бәлкем, аны бөтенләй үткәрмәсләр дип хыялланучылар да юк түгел. Татарстанда да укучыларны сөендерергә җыенмыйлармы?

– Ата-аналарны бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) буенча сорау борчый. Аны майда дистанцион рәвештә уздырачакбыз. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә килгәндә, 8 июньдә сынаулар башланачак дигән мәгълүмат бар иде. Төгәл датаны әлегә әйтмим. Мөгаен, алдан әйтелгән вакыт күчереләчәктер. 9 нчы сыйныф укучылары буенча аерым тукталасым килә. Быел алар бары ике фәннән – рус теле һәм математикадан имтихан тапшырачак. Сайлап алган фәннәрдән имтихан бирергә туры килмәячәк, – дигән Баш­корт­станның мәгариф бүлеге башлыгы Айбулат Хажин.

Татарстанда мондый үзгәрешләрне көтәргәме? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шул сорауга ачыклык кертте.
– Эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, быел 9 нчы сыйныф укучылары имтиханнары 22 майдан 9 июньгә күчәчәк. Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) Россия Мәгърифәт министрлыгы билгеләгән вакытта уздырыла. Үзгәрешләр кертү планлаштырылмый, – дип белдерделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Имтихан вакытын үзгәртергә кирәкме?
Рәмизә Кавиева, Арча районының
Ашытбаш мәктәбе директоры:
– Өч чирек укыдык бит инде. Укучылар сынауларга ел буе әзерләнде, хәзер дә дистанцион консультацияләр алып барыла. Миңа калса, ничек бар, шулай калдырырга кирәк. Быел 9 нчы сыйныфны 6 укучы тәмамлый. Бишесе 10 нчы сыйныфта калырга ниятли. Барысы да сынауларны яхшы гына тапшырыр дип өметләнәбез.

Гөлшат Ганиева, ике бала әнисе:
– Кызыбыз 9 нчы сыйныфтан соң көллияткә барырга уйлый. Өйдә уку – юньләп уку түгел инде ул. Ничек укыганнарын күреп торам бит. Имтиханнарын ничек тапшырыр, бел­мим. Репетитор да ялламадык. Бер гаиләнең айга моның өчен 22 мең сум акчасы китә. Бу әле 9 нчы сыйныфта гына шулай. Унбердә нәрсә булыр? Безнең аның хәтле акча юк. БДИ белән баш катырасы килми. Һөнәр үзләштергәч тә югары белем алып була. Кызым Башкортстанга кагылышлы яңалыкны ишетеп, бәлкем, бездә дә шулай булыр, дип өметләнгән иде. Әгәр бездә дә шундый карар кабул итсәләр, сөенер идек.

Ринат Хәйруллин, Мамадыш районындагы
Урта Кирмән мәктәбе укытучысы:
– Балалар имтиханнарга ел буе әзерләнде бит инде. Киләсе елга мәктәптә калганнарга үзләрен сынап карау өчен мөмкинлек бу. Дөрес, техникумнарда сынау нәтиҗәләрен сорамыйлар. Әмма 9дан соң китәбез дию – бу әле гарантия түгел. Кайчак шулай диләр дә сыйныфлары белән калалар. Баланың да, әти-әнинең дә фикере үзгәрергә мөмкин.

Иртәрәк төгәллибезме?

1 – 8 сыйныф укучылары уку елын вакытыннан алда төгәлләргә мөмкин. Россия Мәгърифәт министрлыгы укыту программасының бер өлешен киләсе елга күчерергә рөхсәт итте.
Йомгаклау билгеләре чирек һәм бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре нигезендә чыгарылачак. Әйтик, Хабаровскида 1 – 3 сыйныф укучыларын җәйге каникулга 13 апрельдә үк озатырга җые­налар. 4 – 6 сыйныф укучылары бөтенроссия тикшерү эшләрен тапшырып, бер атна соңрак китәчәк. 8 нче сыйныф укучылары 14 майга кадәр читтән торып укыячак. 9 нчы сыйныф укучылары да математика һәм рус теле сынауларын гына тапшырачак.
Татарстанда исә уку елын вакытыннан алда тәмамларга җыенмыйлар. Укучылар план буенча укып бетерәчәк.
– Укучыларны вакытыннан алда каникулга җибәрү турында сүз алып барылмый. Игътибар өйдән торып белем алуга юнәлдерелгән. Күптән түгел Татарстан Президенты да онлайн дәресләрнең барышын күзәтте, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү