Мал табибы Илдус Хатыйпов: «Зур сыер көненә 100 г тоз ашарга тиеш»

Мал табибы Илдус Хатыйпов язын терлекләрне тәрбияләү үзенчәлекләре, көтүгә әзерлек буенча киңәшләрен бирде:

Яз җиткәч авыл халкының малга карашы үзгәрүчән була, чөнки бакча, кыр эшләре башлана, бәбкә, чебиләр карау белән бәйле мәшәкатьләр арта. Әйе, мал бит ул түзә, караш үзгәрде дип кенә сөтен бирмичә тормый. Көтүлек чоры да бик үзенчәлекле. Вакыт азайды, маллар җәйләүләрдә йөри дип кенә аны тәрбияләүдән туктап торып булмый. Голштин токымлы сыерлар көтүгә йөрергә жайлашмаган булса да, безнең авылларда аларны да өйрәттеләр. Продуктивлыгы төшү хисабына булса да. Көтүгә чыга торган һәм сарайда кала торган малларга язын беренче чиратта ветеринария чаралары (вакцинация, туберкуленизация, лабораторик тикшеренүләр) эшләнеп беткән булырга тиеш.  «Минем бу мал көтүгә чыкмый», «мин аны ике айдан иткә тапшырам» дип, бу чараларны эшләми калу соңыннан бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Көтүгә чыккач сыерлар бер-ике атна күчеш чоры үтәләр. Бу вакытта маллар тоз белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Алдан бирелмәгән очракта, норманы акрынлап арттыра-арттыра эшләргә кирәк. Зур сыер көненә 100 г тоз ашарга тиеш. Тоз җитмәү сыерларда (гипомагниевая тетания) авыруы китереп чыгарырга ихтимал. Һәрхәлдә, атна-ун көн эчендә сыерның продуктивлыгын төшерә. Соль-лизунецларга гына ышанырга ярамый, аларны ялап кына сыер үзенә җитәрлек көндәлек норма тозны җыя алмый.

Сонгы елларда авылларда электркөтүчеләр куллана башладылар. Бу бик күркәм гадәт. Авы кешесенең вакыты да янга кала. Элеккеге заманнарда барлык көтүлекне бер айда таптап бетерәләр иде дә, соңыннан баш төрткән үләннәр белән тукланалар иде. Шул сәбәпле сыерның сөт бирүе кими башлый иде. Шуның өчен көтүлек җирләрен 3-4 участокка бүлеп чиратлаштырып көтү көткәндә көзгә кадәр яхшылап сөт савып була.
Моннын тыш, к
өтүгә чыккач чебеннәр дә чыга, акча кызганмыйча, аларга каршы чараларны башкарырга кирәк. Болай иткәндә, бердән, маллар тынычрак була, икенчедән, авырулар таратуын туктата, өченчедән, сыерның сөт бирүе арта. Чебенгә каршы яхшы препаратлар кыйммәтрәк булса да, алар малкайларны 6-8 атна саклый. Җәй айларында 2-3 тапкыр эшкәртү дә җитә. Моны авыл халкы җыелып, көтүгә йөрүче барлык малларга да кулланса, яхшы   нәтиҗә бирә. Әлеге чаралар телязиоз, нодуляр дерматит һәм башка авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Сыерларыгыз канәгать, үзегез исән- сау булыгыз!

Илдус Хатыйпов белән әңгәмәнең тулы вариантын тиздән укый алырсыз.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү