Мал табибы: Сөтле сыерны койрыгына карап сайлыйлар

Кешенең генә түгел, терлекнең дә сәламәтлеген кайгыртып тору кирәк. Көн дә мал арасында булган, ашы да, эше дә шуңа бәйле авыл халкы моны аеруча яхшы белә. Терлеге кәефсезләнеп китсә дә, сыеры бозаулый алмыйча азапланса да, хуҗаның тынычлыгы китә. Халыкны кызыксындырган гади, әмма шул ук вакытта мөһим сорауларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов җавап бирде.

Илдар Нугуманов

Азык чөгендере бик файдалы

Илдар Нургалиевич, ел фасылына карап, терлекләрнең рационы ни дәрәҗәдә үзгәрә? Кышын, мәсәлән, тукландыруда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Язгы-җәйге чорда терлекләр көтүгә чыга, күбрәк үлән белән туклана. Беренчедән, аларда витаминнар, минераллар күп булса, икенчедән, халык өчен ул икътисади яктан отышлы. Көтүгә чыккач, маллар матурланып, көрәеп китә. Ләкин кинәт яшел үләнгә күчү терлек өчен шулай ук бик үк яхшы түгел. Эче китәргә, күбенергә, сөте кимергә, яки ябыгырга мөмкин. Шуңа күрә иртән көтүгә куганчы һәм кичен коры печән бирергә кирәк. Абзарда тора торган малларга да яңа чабылган печәнне бераз киптереп бирү яхшы.

Кышкы чорда исә халык терлекләргә җәен әзерләгән печәнен, саламын бирә. Җәй көне кебек үк, кышын да малга су эчертү бик мөһим. Сыер көненә 70–100 литр су эчәргә тиеш. 3 чиләк кенә су бирү дөрес түгел. Су аз эчү сәбәпле, сыерның сөте дә кими, аппетиты да яхшы булмый, эче дә кибә. Моннан тыш, рационның якынча 60 процентын печән алып торырга тиеш. Иң мөһиме – аның сыйфатлы булуы. Чәчәк ата башлаган вакытта чабып алынган печән – иң яхшысы. Аларда аксымнар, минераль матдәләр күп. Үләннең картайганын көтәргә кирәкми. Авыл халкы инде люцерна, клевер, борчак үләненең яхшы икәнлеген белә. Әгәр инде үлән чәчәк аткач яки атып бетергәч чабып алынган булса, терлеккә аны 60 проценттан күбрәк ашатырга туры киләчәк. Аксым никадәр кимрәк булса, печән шуның кадәрле начаррак була. Терлеккә яхшы салам да салырга кирәк. Ләкин аны бүрттереп бирү яхшы. Чөнки коры килеш биргәндә, ул начар эшкәртелә һәм мал күп энергия сарыф итә. Моннан тыш, әгәр бакчаларында буш урыннары булса, кешеләргә азык чөгендере утыртырга киңәш итәм. Терлек организмына көн саен 5 килограмм чөгендер керсә, бик яхшы. Анда клетчатка, крахмал, минераллар бар. Бозаулыйсы, савымнан ташлатылган сыерга көненә 1,5–2 кг тирәсе фураж бирү дә җитә. Сөт бирә торганына ул 5–7 кг кирәк. Хуҗалыкларда 30–40 литр сөт савып алыр өчен, гадәттә, салам урынына силос, сенаж, печән бирелә. Шәхси хуҗалыкларда сыерлар шулай ук начар түгел. Хуҗабикәләр уртача 20–25 литр сөт савып ала.

Печән саламны алыштыра аламы?

– Саламның да төрлесе бар бит. Иң яхшысы – солы саламы. Аннан соң арпа, бодай саламы килә. Арышныкы инде – иң начары. Терлек рационында салам 20–30 процентны тәшкил итә. Ләкин аны, алда әйткәнемчә, бүрттереп бирергә кирәк. Кешеләр терлеккә салам бирмичә, печән генә ашатсалар да зыяны юк, әлбәттә.

Соңгы елларда халык күпләп кабак үстереп, терлекләргә шуны бирә башлады. Аның файдасы бармы?    

– Чөгендер кебек, аның да файдасы зур. Ул өстәмә энергия бирә, калий, кальций, фосфор, микроэлементларга бай. Кабак азыкны әйбәтрәк эшкәртергә булыша.

Билгеле булганча, кышын сыерның сөте кими. Аны гадәти шартларда ничек арттырып була?

– Сөт кимүнең ике сәбәбе бар. Беренчесе – буаз сыерның савымнан туктарга әзерләнгән вакыты. Бозаулагач, бер ай эчендә сыерның сөте артуга таба бара. Бу чорда аны яхшылап ашатырга кирәк. Шул вакыт эчендә сөтле сыер уртача 20–25 литр сөт бирә башлый да, 3–4 ай шулай саклана. Сыер каплатылып, эчендә бозау үсә башлагач, сөт кимүгә таба бара. Бозаулар алдыннан сыерны ике ай саварга кирәкми. Ул ял итәргә тиеш. Гадәттә, бездә сыерлар ноябрь – декабрьдә ташлатыла. Сөт кимүнең икенче сәбәбе – азык җитмәүдә. Июль – август айларында үләннәр кими, кибә. Шуңа күрә, мал үзе таба ул, дип тынычланырга түгел, ә өстәмә азык бирә башларга кирәк. Фуражын арттырырга, мөмкинлек булса, печән бирү яхшы. Көзгә кергәндә су бирү тагын да мөһим.

Сыер табигый ысул белән бозауласын

– Яшь бозауны әнисеннән кайчан аерсаң яхшы?

Бозауны тугач ялатырга да, сыерны аерып куярга кирәк. Күп дигәндә, бер тәүлектән соң аерым бүлмәгә урнаштыру сорала. Сыерга да, бозауга да, хуҗага да иң яхшысы шул. Сыер бозаулагач, 40–50 минуттан соң бозауга угыз сөтен эчертергә кирәк. Ул никадәр күбрәк эләгә, бозауның иммунитеты шуның кадәр яхшырак була. Яшь бозауга сөтне 3 айга кадәр эчертү әйбәт.  Мөмкинлек булса, 8–9 литрга кадәр сөт бирергә була. Ләкин чиста су турында да онытырга ярамый. Соңгы елларда бозауның 10 нчы көненә арпа, солы, бодай бөртеген бирә башлау яхшы нәтиҗәләр бирә. Аларны ашап үскән бозау нык, сәламәт була, авырлыгын да тиз җыя. 3 айлык бозау 110–120 килограммга җитә. Бозау бер яшькә кадәр бик яхшы үсә. Шуңа күрә аппетиты әйбәт, ите тәмле булсын өчен, яхшы ашату, су эчертү кирәк.

– Кайвакыт сыер бозаулагач, чүбен сала алмыйча азаплана. Монда сәбәп нидә?

Күп очракта моны ашыгып бозаулату белән бәйлибез. Мәсәлән, сыерның бозаулый башлавын күрүгә үк, бау белән тартып алырга тырышалар. Сыерга булышабыз, дип уйлый инде алар. Тик аңа зыян гына салына. Сыер табигый ысул белән бозауласа, күпкә яхшырак, чүбе дә төшә. Шуңа күрә аңа 2,5 сәгать вакыт бирергә кирәк. Шуннан соң гына ярдәм итеп җибәрергә була. Бозаулаган сыерга баллы, җылы су бирү әйбәт. Әгәр чүп 6 сәгать эчендә төшмәсә, мал табибын чакырырга кирәк. 20 сәгать буе күренмәсә, кул белән алырга туры киләчәк.

– Чүбен ашаган сыерның сөте тәмсез була, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

Әйе, беренчедән, ул ашказанына бик авыр. Икенчедән, тәме, чыннан да, сөткә чыгарга мөмкин. Кайбер очракта сыерның сөтендә ят тәмнең сизелмәве дә бар. Шулай да, чүбен ашаган малга, ветеринария табибы белән киңәшләшеп, тимпанол, чемерица дигән дарулар бирү дә артык булмас. Ярты литр суга 3 аш кашыгы 9 процентлы серкә болгатып бирү дә ярый.

– Сөт эчкән, әйбәт кенә үсә башлаган 2–3 айлык бозауларның кинәт кенә үлеп китү очраклары белән еш очраша халык. Күпчелек очракта күзәтелә торган берничә сәбәбен атый алмассызмы?

– Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, эче бик каты киткән бозауның да исән калмавы бар. Шулай ук салкын сөт эчерткәнлектән дә була. Ул тиешенчә эшкәртелми һәм ашказанында эремчекле төер барлыкка китерә. Акрынлап ул ачый башлый. Һәм шул сәбәпле бозау күбенеп үлеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бер айлык бозауга ара-тирә бер чәй кашыгы сода бирү дә зыянга булмас. Бозауга җылы су эчертергә кирәк. Сыерга да җылытып бирсәләр яхшырак, әлбәттә, чөнки ул азыкны тизрәк эшкәртә.

– Сыерларда мастит авыруы да еш очрый. Аннан ничек сакланырга?

Иң мөһиме – саву режимын бозмау. Көнгә ике тапкыр саву гадәте булса, шулай дәвам итсен. Икенчедән, яхшылап савып бетерергә, җиленгә массаж ясарга кирәк. Савар алдыннан чиста су белән юу да маститтан профилактика булып тора. Болардан тыш, савымнан соң сыерга ашарга бирергә кирәк. Чөнки ашарына булмаса, мал ята. Ә имчәкнең тишеге ябылып бетмәгәнлектән, анда пычрак кереп, ялкынсыну башланырга мөмкин. Маститның беренче билгеләре – шешенү. Бу вакытта кер сабыны, кайнар су белән юу да ярдәм итә. Авыру имчәкне көн дәвамында берничә тапкыр саварга кирәк. Шулай да кешеләр үзлектән дәвалаганчы, мал табибын чакыртсалар, күпкә ышанычлырак була.

– Малларның мөгезен ни өчен яндыралар?

Бер-берсенә зыян салмас өчен.

Майсыз ит тәмле булмый

– Терлек ничә айда чалырлык булып өлгерә?

Гадәттә, мөгезле эре терлекне 15–18 айда эшкәртәләр иде, ләкин хәзер яхшы итеп ашаталар да 12–13 айда ук чалалар. Мондый маллардан 280–300 кг чамасы ит чыга.

– Терлекнең ите йомшак булсын өчен, аны ничек тәрбияләргә кирәк?

Төп шартны алда әйттем инде. Бер яшькә кадәр яхшы итеп тәрбияләү кирәк. Аксымга бай яхшы печән, аннан соң ашлык бөртеге, бераздан аларны фураж итеп тарттырып бирү әйбәт. Шул вакытта терлекнең мускуллары яхшы үсә. Әгәр печән һәм фураж аз бирелсә, бозау тиешле авырлыгын җыймый, үсми тора, итендә сеңер күп була. Сугым алдыннан күп ашатылган мал кинәт үсеп китә, сөякләре, сеңерләре май белән капланса да, ите каты була. Үгезләрнең ите йомшак булсын өчен, 1 яшьлек булгач, печәргә кирәк.

– Бозауның итен аеру ысуллары бармы?

Шәхсән үзем базар һәм ярминкәләрдә сатылган итләрне алырга тырышам, чөнки алар тикшерү үткән, ышанычлы. Куе кызыл төстәге итләр майсыз, катырак була. Ян-якларын май уратып алган ит тә йомшак булмаска мөмкин. Яхшы итнең араларында мае булырга тиеш.

Сыерның сөтлелеген тикшерү ысуллары

– Бозаулаган сыерны тикшереп карау җиңелрәк. Аны, һичшиксез, савып карап алырга кирәк. Саудырамы, имчәкләре уңайлымы, холкы тынычмы? Бу вакытта шул сорауларга җавап табарга була. Саугач, җиленнең арткы өлешендә җыерчыклар барлыкка килү сыерның сөтле булуын күрсәтә. Әгәр 5 литр савып та, җилен үзгәрешсез кала икән, димәк, ул шуннан артык сөт бирмәскә мөмкин. Икенчедән, гәүдәсенә карап чамаларга киңәш итәм. 550–600 кг авырлыктагы сыер бозау вакытта яхшы үскәнлекне аңлата. Өченчедән, күп сөт бирә торган сыерның аяклары нык, туры була. Аяклары көчсез сыер күп вакыт ятып тора. Ә ятып торган сыерның сөте кимрәк була. Дүртенчедән, күкрәк читлегенә игътибар итү кирәк. Ул зур, кабырга аралары киң булырга тиеш. Сөтле токымнарның башлары кечкенә, койрыклары озын була. Койрык озынлыгы сыерның сәламәт, бозау вакыттан ук нык, көчле булуын күрсәтә. Җиленгә килә торган сөт тамырлары шулай ук калын булырга тиеш.

Таналарны сайлау катлаулырак. Әниләренә карап чамалап булса да, токымнар кушылырга мөмкин. Шуңа күрә хуҗалыклардан белешергә, сорашырга киңәш итәм.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү