– Күрәчәгем шул булгандыр инде. Әти белән әнием пенсиягә чыккач, Кыр Шонталысында йорт сатып алган иделәр. Мин шунда кунакка кайтып барган җиремнән харап булдым. Аягымда кайтып җитә алмадым. Авариядән соң РКБга алып килгәннәр. Табиблар мине сүтеп җыйган. Бик теләсәм дә, аякларыма кабат баса алмадым. Кулларым да эшләми. Шулай итеп, гомерлеккә гарип калдым. Хәзер авылда яшибез, – ди Руслан. – Гаилә корырга да өлгермәгән идем. 30 яшемдә генә өйләнәчәкмен дип йөрдем. Әмма язмыш үзенчә хәл итте.
Русланны әнисе тәрбияли. Куллар тыңламагач, ашатырга үзенә бер кеше кирәк. Русланның бар өмете – әнисендә. 10 ел буе улын тәрбияләп торган ана хәзер инде үзе авырый башлаган.
– Әнидә Паркинсон авыруының 4 стадиясе. Үзен карарга кеше кирәк булса да, берни эшли алмый. Ул булмаса, кая барыр идем икән... – ди Руслан. – Мәскәүдәге Бурденко исемендәге хастаханәнең нейрохирургия бүлегенә дә барып дәваланып карадым. Табиблар берни вәгъдә итми. Минем язмышым хәл ителгән инде. Аякка басмасымны да беләм. Әмма яшисе килә бит. Сызлануларсыз! Табиблар, авыртуларны баса торган пластырь бар, дигәч, аларны да сатып алдым. Ярдәме тия, тик ул кыйммәт. Бирешәсе килми әле, яшәр өчен көрәшәм.
Гел урында ятканганга, күрәсең, Русланның аркасына шеш чыккан. Шуның аркасында хәле тагын да авырайган.
– Умырткалыгымдагы шешне алдырырга кирәк. Апрель ахырында операция ясарга тиешләр инде. Табиблар шешне яман түгел дип тынычландыра. Аллаһка тапшырган инде, – ди Руслан. – Урын өстендә булгач, гел кеше ярдәме кирәк. Дарулар да кыйммәт. Әни белән икебезнең пенсия генә җитми. Шуңа күрә чит кешеләрдән дә ярдәм сорыйм. Дәүләт тә булыша, әмма ул гына җитми. Ризыкка да, түләүләргә дә күп кирәк. Әле бит дарулар да аласы бар. Хастаханәләргә дә барыр өчен машина яллыйсы. Бөтенесен дә күтәрергә мөмкинлегебез җитми.
Руслан Әхмәтшинга булышырга теләүчеләр апасы Сурия Нургали кызы Гобәйдуллина исемендәге OZON Банк 2204 3210 4280 7776 картасына акча күчерә ала. Карта +7 960 045 90 01 номерына беркетелгән. Ярдәм җибәргәндә «Помощь» дип язарга онытмасагыз иде!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез