Нәргиз Монасыйпов Пермь краендагы Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясендә 11 нче сыйныфта белем ала. Укып бетергәч, Казанга мәдәният юнәлеше буенча укырга керергә җыена. Гран-При акчасын (80 мең сум – автор) яңа проектлар өчен тотарга планлаштыра.

– Бәйге биремнәре җиңел булмады. Әмма тырыштык. Татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрне күрсәтергә туры килде. Проектлар да якладык. Таләбе – Тукай һәм Җәлилгә багышланган булырга тиеш иде. Мин Тукайга багышланган интеллектуаль уен уйлап таптым. Аны укучыларга, укытучыларга күрсәттем. Өйдә татарча аралашабыз. Туган телемдә шигырьләр сөйлим, җырлар җырлыйм, – ди җырчы булырга хыялланган Нәргиз.
Нурбикә Төркиядән әнисе белән килгән. Әлеге гаилә утыз ел элек Татарстаннан Төркиягә күчеп киткән булган. Читтә яшәсәләр дә, ел саен туган якларына кайтырга тырышалар.
– Дүрт балабыз бар. Узган ел әлеге бәйгедә улыбыз катнашкан иде. Ул призер булды. Быел менә кызыбыз белән килдек. Нурбикә 9 нчы сыйныфта укый. Ул инглиз, алман телләрен дә өйрәнә. Өйдә татарча аралашабыз. Балаларны 7 яшькә кадәр туган телгә өйрәтеп калдырырга кирәк. Аннан кыен булачак. Шуңа күрә телнең мөһимлеген башта әниләргә аңлатырга кирәк. Төркиядә татар гаиләләре белән аралашып торабыз. Татар теле олимпиадасы безне Татарстанга якынайта. Алга таба да дәвам итсен иде, – ди тумышы белән Саба ягыннан булган Зилә Нәҗипова.

Сүзгә Нурбикә кушылып: «Мин – Төркиядә дөньяга килгән татар кызы. Әти-әнием татар телен саклап калу өчен бик тырышты. Алар татар телен саклап калгач, ана телемдә рәхәтләнеп сөйләшә алам», –диде.
Мөслимә Адиева – Казандагы «Адымнар» мәктәбендә белем ала. Туган тел аның өчен – амәнәт.

– Туган телем ерак әби-бабайлардан миңа мирас булып күчкән. Бүген яулаган уңышларым туган телемне яратуым билгесе. Бәйгене оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт, –диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез