Бәрәңге кортын махсус җайланма җыя, икенче икмәк утыртуны җайга сала торган аппарат барлыкка килә, каз мамыгы йолкына һәм тагын бик күп эшләрне башкару җиңеләя. Тимер белән дус, агачка җан өрүче оста, уйлап табуга һәвәс, үзенең хезмәте белән тирә-юньдәгеләрне хәйран калдыручы Мәсхүт Мотыйгуллин турында авылдашлары: «Кулына ни тотса, шуны җанландыра», – ди.
Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче оста таш тегермәне, яшелчә турагыч, каз йолкырга, бәрәңге кортын җыярга махсус җиһазлар, кукуруз чистарта, бәрәңге утырта торган җайланмалар уйлап тапкан. Безне бигрәк тә корт җыя торганы кызыксындырды. Ул ике велосипед тәгәрмәченә утыртылган валдан һәм аңа беркетелгән себеркедән гыйбарәт. Бәрәңге буразналары арасыннан барганда, яфрактагы корткычлар махсус савытка коелып төшә.
– Бу мавыгуым сыер саву аппараты ясаудан башланды. Шуннан китте дә китте. Кайда нәрсә аунап ята, барысын да эшкә яраклы итәм. Хатын сүгә инде мине: «Син мастерны каян таптым икән? Яңа әйбер алдырмыйсың», – ди. «Ялкау булганга күрә бөтен эшеңне автоматлаштырып бетердең инде», – дип шаяртучылар да бар. Бу идеяләр күзгә йокы кермәгән төннәрдә килә минем башка, – ди Мүлмә «Кулибин»ы.
Озак еллар комбайн, трактор иярләгән механизаторның саулыгы бераз какшап алгач, сигез ел фермада сыер савуы, күрше-тирә авылларда әллә никадәрле кешегә йортлар җиткезеп, мунча мичләре чыгарып бирүе – аның уңганлыгына тагын бер дәлил. Мәсхүт абыйның үз йортын нигезеннән алып түшәменә, эчке эшләренә кадәр берүзе эшләвен дә, кешеләргә агачтан тәрәзә кысаларын, ишек, урындыклар ясавын да әйтми калырга ярамас. Тимер, агач белән дус булса да, ипи пешерү кебек гаять нечкә эшләрне дә яхшы булдыра икән яңа танышыбыз. Хәер, бу йортта «монысы синеке, монысы минеке» дигән әйбер юк. Юкса йөзәр баш каз белән индоүрдәкләрен дә, абзар тулы малларын да, егермеләп оя умартасын да ничек карап өлгерерләр иде икән?
– Мәсхүт абыегыз кайда гына эшләсә дә, алдынгылыкны бирмәде ул. Колхоз заманында хөрмәт тә зурдан булды. Безгә, гомер буе укыткан укытучыларга, берни дә юк иде. Ә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә саллы, затлы бүләкләре дә, премияләре дә мулдан булды, – ди хатыны Рәсимә апа.
Уңган кулы бер дә тик тора белми авыл абзыеның. Кышын аларның йорт тирәсен төрледән-төрле матур, зур сыннар бизи. Ел саен район күләмендә үткәрелә торган «Иң матур йорт» бәйгесендә катнашып, алты-җиде ел рәттән кышын да, җәен дә беренчелекне бирми Мотыйгуллиннар. Гаилә башлыгының оста кулында туган матурлык кышкы сыннарда гына түгел, җәйге бакчада да күренә. Ишегалдына кечкенә фонтан ясап куя, атынгычлар урнаштыра, күлләвегендә каз-үрдәкләр, аккошлар йөзә. Ә инде ишегалды, бакча тирәсенең шау чәчәктә утыруы – Рәсимә апа тырышлыгы.
– Абзыегыз затлы нәселдән ул! Каенанам Әминә авыл медпунктында идән генә юса да, ярты авылның кендек әбисе иде. Фельдшерны узып, бәби таптырырга гел әнине алып киттеләр. Тырыш, булган хатын иде мәрхүмәкәем. Балачагында утын кисеп, шуны күрше авылга барып, бәрәңгегә алыштыра торган булган. Бер елны әни кайтмагач, артыннан эзләп чыксалар, җиде бүредән качып, агач башында утырган хәлдә табып алганнар. Миңа да бик әйбәт булды. Килен булып килгәч, өч ел сыер саудырмады, – ди Рәсимә апа.
«Мәсхүт абыегыз белән яшәү бик рәхәт миңа. Кеше белән сөйләшергә дә оста. Мин гомер буе ир ышыгында яшәдем», – дип тә өстәп куя. Хатыны ире белән горурланса, ире хатынына рәхмәт әйтеп туя алмый.
– Рәсимәгә рәхмәт. Әни, телдән калып, унике ел урын өстендә ятты. Бәби сыман тәрбияләде, бер авыр сүз әйтмәде аңа. Әниебез 90 яшенә җитеп кенә бакыйлыкка күчте. Мин аның турында: «Син кешегә хезмәт итәр өчен яратылган», – дип әйтә идем. Хәзер үзем турында шулай диләр. Бүгенге матур тормышыбызны аның ризалыгыдыр, дибез. Әтием дә авылда абруйлы иде, авылдагы мәктәпне, күмәк хуҗалык гаражын төзегән кеше, кулы алтын, башлы кеше иде, – ди Мәсхүт абый.
Ничек барысына да өлгерә? Билгеле инде, шушы кадәрле һөнәрле кешегә бу сорауны да бирми китә алмадык. Ә аның җавабы гап-гади:
– Эшне «Миннән булмый», – дип түгел, «Булдырам!» – дип башларга кирәк. Энергия булсын, эшкә өлгерим дисәгез, күп йокламагыз. Мин көн саен дүрт тулганчы торам. Балалардан да шуны таләп итәм. Агач, тимер белән кайнашканда да күңелем ял итә. Балык тоту, дару үләннәре, гөмбә җыю да рәхәтлек бирә. Яраткан рецептым белән дә бүлешим әле. Көрәнсу бәрхет гөле чәчәгенең таҗларын җыеп, шуны зәйтүн маенда өч атна төнәтергә кирәк. Көн саен ач карынга бер аш кашыгы эчсәгез, күзләрегезгә ярдәме тими калмас, – ди Мәсхүт абый. – Рәсимә апагызның туганнары башка шәһәрләргә кияүгә чыкты. Ә ул менә авылга килен булып килде. Үкенерлек итеп яшәргә тырышмадык, кырык ел сөенечен дә, көенечен дә бергә күтәрдек. Авылыбыз да матур, төзек безнең. Бүген Казанда яшәүче улыбыз Салават киләчәктә барыбер авылга кайтачагын әйтеп тора. Нигезне бетертәсе килми шул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез