Газетага язылу

«Апуш»лылар уйландыра, көлдерә, елата

13 һәм 14 апрель көннәрендә Камал театры бинасында «Апуш» балалар театр студиясе чираттагы премьераны тәкъдим итте. «13» дип исемләнгән спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган.

«Апуш»лылар уйландыра, көлдерә, елата

Төн. Тукай музее. 13 яшүсмер. Спектакль шулай башланып китә. Унөч яшүсмер төнге музейда нишләп йөри? Алар биредә нәрсә эзли, нинди серләрне ачарга тели? Спектакль барышында яшүсмерләр тамашачы белән бергә шул сорауларга җавап эзли. Иртәгә ремонтка ябылачак музей ишекләрен балалар Г. Тукай турында проект эшләү өчен ачып керә. Иң яхшы проект өчен диңгезгә юллама каралган, яшүсмерләрне беренче чиратта шул кызыксындыра.

Төнге музей

Зур агач тартмаларга экспонатлар тутырылган. Монда шагыйрьнең күзлеге, түбәтәе, көзгесе, аның кечкенә вакытында аягына яра салган көрәк, хәтта оекбашы да бар. «Унөчле»ләр, һәр әйберне алып, камера каршында җанландыра. Шулай итеп алар бөек шәхеснең хис-кичерешләрен тасвирлый. Шул ук вакытта яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга күчкәннәрен сизми дә кала. Кемдер үзен матур түгел дип саный, кемдер әти-әни ышанычын аклый алмам дип борчыла, аны алдагы имтиханнар куркыта. Кемдер – ир-аттан, ә кемдер, гомумән, яратмаган кешегә кияүгә чыгудан курка. Иң кызыгы шул: яшүсмерләрне борчыган сораулар уйлап чыгарылмаган. «Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова сүзләренә караганда, балалар бу хакта үзләре сөйләгән. Башта Булат Минкин студиягә йөргән яшүсмерләр белән тренинглар үткәрә. Ике атна дәвам иткән тренинглар барышында һәр яшүсмернең эчке дөньясы өйрәнелә.

 – Балалар, үзләре дә сизмәстән, уйланулары, борчулары, куркулары, сөенечләре белән уртаклашты. Яңа әсәр әнә шул хис-кичерешләргә нигезләнеп язылды. Язучы Гөлүсә Батталова бары тик балалар сөйләгәнне кәгазьгә төшерде, – диде Алия Фәйзрахманова.

Куркулар

Спектакль барышында бер-берсеннән көлеп, шаярып, видео төшергәндә, яшүсмерләр ишекнең бикле икәнен һәм ачкыч югалганлыгын белеп ала. Бер минут элек  кенә тату булган малайлар сугышып алырга өлгерә, бер кызда ябык урында калудан паника башлана. Шул вакытта аңа ярдәмгә сыйныфташы килә. Ул үзенең дә мәктәптәге атыштан соң куркулары артуын сөйли. Бикләнеп калган бүлмәдә балалар эчке дөньяларын бушата. Һәрберсе моны үзенчә эшли. Кемдер елый, кемдер кычкыра, кемдер шаяртырга тырыша. Ахрыда ачкычның бер малай кесәсендә булуы ачыклана. Биредә «безнең куркуларыбыз – бары тик безнең башыбызда» дигән фикер алга сөрелә. Проект әзер, музей ишекләре ачык. Шул вакытта диңгезгә бары тик 12 яшүсмернең генә бара алачагы билгеле була. Кем артык? Диңгезгә барудан беркемнең дә баш тартасы килми. Кызларның берсе шобага салырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә артык кеше билгеләнелә. Ул исә барысын да оештырып йөргән Гаяз (Аяз Әһлиуллин) булып чыга.

Махсус спектакль

Алия Фәйзрахманова билгеләп үтүенчә, спектакльдә катнашкан балаларның күпчелеге быел «Апуш»тан китәчәк. Аларның чыгарылыш еллары. Нәкъ менә Гаяз ролен башкарган Аяз Әһлиуллин үзенең олы тормыш юлына басар алдыннан тагын спектакльдә катнашу теләге булуын җиткерә.

– Мине Аязның сүзләре уйландырды. Нәкъ быел «Апуш»тан китәргә тиешле балаларны туплап, спектакль чыгару теләге туды. Без Тукай шәхесе аша яшүсмерләрне борчыган сорауларны күтәреп чыгарга булдык. Шагыйрьнең дә куркулары күп булган. «Апуш»лылар да үз күңелләрен безгә ачып салды, – диде Алия Фәйзрахманова.

Спектакльнең исеме дә болай гына сайланмаган. Аның Тукайның вафат булган елы – 1913 елга да бәйлелеге билгеле булды. Спектакль Тукай шигырьләре һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Яшь артистлар белән исә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты – сәхнә теле остасы Резеда Сәлахова, хореограф Илья Леонов, вокал укытучылары Лилия Зәйнуллина, Наилә Закирова шөгыльләнгән. Спектакльгә музыканы Миләүшә Хәйруллина язган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре