Газетага язылу

Кар астыннан эш чыга

Кар астыннан эш чыга

«Әле кыш көне рәхәт иде, бөтен чүп-чар кар астына күмелә барды. Менә хәзер кар эрегән җирдән нәрсәләр генә чыкмый. Бер кат җирләр кибеп, тәртипләп бетергәнче гел җыештырасы була инде. Кар астыннан чүп кенә түгел, эш тә чыга». Күпләр шулай ди. Килешми мөмкин түгел. Бу чорда ничектер күңелгә язгы-җәйге эшләрдән беркадәр курку хисе дә үрмәли: «Берсе артына берсе тоташкан ул эшләрне ни хәлләр ерып чыгарсың?!»

Бу беренче мәлгә генә шулай. Җирләр ачылып, борынга язгы туфрак исе керә, җирләр кибеп, үләннәр баш төртә башлауга, ул хис онытыла. Үзеннән-үзе тирә-якны җыештырасы, себерәсе, нәрсәнедер буйыйсы-агартасы, бакчаларны казыйсы, эшкәртәсе, тизрәк бөтенесен утыртасы килә башлый. Әле алай гына да түгел, кеше берәр нәрсә эшләдем дисә, синең дә аңардан калышмыйча, тизрәк шуны эшләп куясы килә. Бу һич тә көнчелеккә бәйле түгел. Әнә бу араларда авылларда кайберәүләр өй асларыннан, базлардан бәрәңгеләрен чыгарды. Күңелең белән иртә икәнен дә, аларның моны су кергәнгә (су кергәнче дип ашыгып) чыгаруларын да беләсең, әмма безгә дә вакыт түгелме икән инде дип, календарьны барлыйсың... Барыбер эшлисе бит, дип кенә ашыгудан да мәгънә юк шул.

Ыгы-зыгы, мәшәкате күп булса да, шунысы да бар: эшләгәч, күңелдә әйтеп бетергесез рәхәтлек калдыра торган чор бу. Табигатьнең уянуы, көнләп-сәгатьләп барган үзгәрешләр сиңа да уңай тәэсир итми калмый. Бер эшкә икенчесе ялгана, шулай тиеш, дип гадәтләнәсең һәм әлеге мәшәкатьләр көндәлек режимга әйләнә.

Бакча эшен яратып, көтеп алган кешеләр исә бу чорны сулышлары белән тартып китерердәй булып көтә. Социаль челтәрләрдә бакчачылык буенча нинди генә киңәшләр  язылмый бу чорда. Боларның барысын да үзләре  эшлиме икән, дип шикләнәсең кайвакытта.

– Теплицага керткән кар эреп бетте. Җире буш тормасын дип, кыякка башлы суган утырттым, яшел тәмләткечләр чәчтем әле... – Шәһәрдә яшәп, авылга кайтып-китеп йөрүче танышым шулай дигәч, теплицаны караган идем, безнең дә кары эреп беткән икән... Ял иткән килеш җире ял итсен инде, дидем. Яшел кыякка кыш буе өзелеп тормадык, кардан арчылуга, бакчадагы кышкы суган бик тиз күтәрелә. Тәмләткечләргә дә әллә ни ис китми (булса, ярый инде үзе), шулай итеп, бу эш әлегә кичектерелде.

«Иртә бит әле андый эшләр турында сөйләшергә. Безнең бакча тулы кар. Ишегалдындагы бөтен карны кыш буе шунда аттырган идек, хәзер таратабыз». Авылдашлар арасында андыйлар да бар. Ә без күптән тараттык инде ул карны. Үзе дә эреп бетми калмас иде, ә болай тизрәк. Тамада-җырчы якташым Ирек Фатыйхов та күптән түгел шул уңайдан кызык кына видео куйган иде. «Бөтен кеше кар тарата, таратмыйм, нишләп таратыйм ди, кыш буе тикмәгә тырышып өйдеммени мин аны?! Сабан туена, җәйгә кадәр саклыйм». Без сакламадык инде, үз вакытында бетсен, дип тырыштык.

Иртәләрен салкынча торганга, көндезләрен җылы булса да, авылларда әле җир кибеп бетә алмый. Шул сәбәпле, урамда, бакчада әллә ни эш юк. Әмма күңел инде барыбер урамга тарта: бер әйләнеп керәсең, кайда кар астыннан чыккан чүпне аласың, эреп бетмәгән карны кузгаткалыйсың, себерердәй урын аз булса да, себергәндәй итеп, күңелне басасың. Без ашыктыра дип кенә табигать ашыкмый анысы. Ашыкмасын. Суыклары үз вакытында бетсен. Әнә бит күпме кар әнә шул табигать каударланмаган аркасында зарар-зыян салмый гына юкка чыгып бетте. Хәтта гөрләвек тә акмый калды.

Ә эшләр... Аларның да һәркайсына чират җитәр. Бер елгы эш икенче елга калмый лабаса. Яздан көзгә кадәр вакыт күп әле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре