Газетага язылу

Акчаны нәрсәгә азрак тотасыз? (сораштыру)

Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 90 проценты бәяләр үсешеннән канәгать түгел. Ә сез акчаны ничек янга калдырасыз?

Акчаны нәрсәгә азрак тотасыз? (сораштыру)

Дамир Гарифҗанов, «Метроэлектротранс» хезмәткәре (Казан):

Бәяләр үсеше кесәгә яхшы суга. Ризыкны азрак ала башладык, дип әйтә алмыйм. Көн дә ашыйсы килә. Ләкин хәзер бозылмый торган ярмаларны күмәртәләп сата торган урыннарга барып алырга тырышабыз. Итне авылдан сатып алып, суыткычларга тутырып куябыз. Ничек кенә тырышсак та, акчаның күп өлеше ризыкка китә. Соңгы вакытта төрле хезмәтләрне сирәгрәк куллана башладык. Бигрәк тә таксида йөрүне киметтек. Бик кирәк булганда гына чакырабыз. Ерак булмаган араларга җәяү барырга тырышам. Беренчедән сәламәтлеккә файда, икенчедән ягулыкка тотылган акча янга кала. Җәяү йөри башлагач кына бензинга бик күп акча тотканымны аңладым. Штрафлар әзрәк килә башлады.

Альбина Яппарова, сәүдә тармагы хезмәткәре (Чаллы):

Без болай да акчаны кысып тота торганнардан. Әмма барыбер җиткереп булмый. Иң күп акчабыз ризыкка китә. Көн дә яшелчә, җиләк-җимеш ашап тормыйбыз, әлбәттә. Иң кирәкле әйберләрне генә сатып алырга тырышабыз. Әти-әниләрнең бакчалары бар, шуңа яшелчә белән алар тәэмин итеп тора. Киемнәрне соңгы вакытта кибеттән түгел, ә маркетплейслардан сатып алырга тырышам. Арзанрак та, якын да. Кызымны бары түләүсез түгәрәкләргә генә йөртәм. Быел косметологларга бармый башладым. Чөнки бәяләре артты. Ә менә чәчтарашханәдә ял итеп, матурланып кайтам.

Илнар Хәбибуллин, газ хезмәткәре (Арча):

– Бәяләр ел да, көн дә артып тора инде ул. Бәя артты дип ашамаскамы, киенмәскәме, әллә автомобильдә йөрмәскәме? Безнең гаиләдә барысы да элеккечә калды кебек. Акчаны артык кысып тота башладык, дип әйтә алмыйм. Ә менә күбрәк эшли башлавым хак. Үземнең йөк автомобилем белән өстәмә акча эшләү юлларын эзләп кенә йөрим. Төнге сменага барасы булганда да эшләп кайтам. Өйдә тик утырсаң, беркем дә китереп бирми. Тырышырга, кәсеп итәргә кирәк. Улым белән кызым Казанда укый. Кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Балаларны да эштән курыкмаска өйрәтәм. Эшләгән кешенең акчасы була инде ул. Хәзерге заманда бигрәк тә.

Айгөл Хәйруллина, хуҗабикә (Биектау):

– Бәяләр үсеше азмы-күпме барыбер гаилә бюджетына йогынты ясады. Алай ашауга, киемгә, балаларга күпме акча киткәнен аерым исәпләп барганым юк. Ит, сөт, яшелчәләр тулысынча авылдагы әти-әниләрдән килеп тора. Бу – безнең өчен зур ярдәм. Җиләк-җимешне элек базардан ала идем. Хәзер кибеткә күчтем. Бәяләрне чагыштырып йөри торган гадәтем бар, яшермим. Кайда арзанрак – шунда барып алырга тырышам. Адым саен кибет булгач, ерак йөрисе юк. Балалар икесе дә спорт белән шөгыльләнә: кызыбыз гимнастикада, улыбыз футболда. Иң күп акчабыз аларга тотыладыр, мөгаен. Косметологларга элек тә йөрми идем, фитнес клублары да минем өчен түгел. Концертларга бик еш йөри идек. Быел билет бәяләрен күреп шаккаттым. Артистларны радиодан гына тыңлап торырга булдык.

Миләүшә Фазулина, кондитер (Балык Бистәсе):

– Без экономияне балалардан башладык. «Юк» дип әйтергә өйрәндек. Балалар кибеткә кергән саен баллы әйберләр сорый иде. Кәнфит, шоколад, мармелад кебек ризыклар алуны киметтек. «Акчагыз булса, үзегез алыгыз», – дибез. Балаларның да үз акчаларын моңа тотасылары килми булып чыкты. Элек кибеткә ирем йөри иде. Ул бәяләрне карап тормыйча сатып алырга ярата. Хәзер үзем барам, бәяләрне чагыштырам, арзанрак, ләкин сыйфаты начар булмаган ризык сайлыйм. Акцияләрне карыйм. Киемне дә бик кирәк булганда гына сатып алам. Ничек кенә тырышсам да, акчаның күп өлеше ашауга китә. Балаларны әллә ни иркәләп үстермибез. Акчаның каян килгәнен белеп үссеннәр, дип тырышабыз. Улым балык тотарга ярата. Тоткан балыгын сатып, самокат алырга акча җыя.

Илдар Шакиров, куркынычсызлык бүлеге хезмәткәре (Казан):

– Акчаны кысып тоту ул миңа хас әйбер түгел. Бер көнлек дөньяда яшибез бит. Дөрес, тормыш иптәшем – бик яхшы хисапчы. Акчаны кайтарып бирәм, ул барысын да бүлеп чыга. Әле, акча җитмәде, дип зарланганы юк. 25 ел яшәгәч, минем ничек акча тотканны белә инде ул, барысын да барлап, җайлап тора. Ничек кенә тырышсак та, ашауга акчаны киметеп булмый. Бу бәяләр артуга да бәйле. Балаларга да акча күп китә. Икесе – студент, кечкенәсе мәктәптә укый. Дөрес, кечкенәсенең түләүле түгәрәкләрен киметтек. Быел лагерьга да җибәрергә җыенмыйбыз. Авылга әби-бабайларына кайтыр, дип уйладык. Элек кафе-рестораннарга ешрак йөри идек. Хәзер туган көннәрдә генә барабыз. Ял итәргә ел саен йөрибез анысы, быел җәй ничек булыр. Яңа машина алырга кирәк иде, бәяләрен күргәч кире уйладым. Ремонтлап, җайлап, майлап торганда утырып йөрергә ярый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре