Газетага язылу

Әхмәтов: «Сөт бәяләре түбән булганга авыл хуҗалыгы предприятиеләре ай саен 1,5 млрд сум югалта»

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Йошкар-Олада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар агросәнәгать комплексын үстерү һәм округ төбәкләренең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш утырышта сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү турында да сүз барды.

Әхмәтов: «Сөт бәяләре түбән булганга авыл хуҗалыгы предприятиеләре ай саен 1,5 млрд сум югалта»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Утырышта Татарстанны авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча алдынгы төбәкләрнең берсе дип телгә алдылар. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстан Идел буе федераль округында бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерү буенча алдынгы субъект булып тора – елга 100 млн.тонна, ягъни, округ күрсәткечләренең 15%ын тәшкил итә. Безнең республикада агрокласслар да күп ачылган, барлыгы 42.   

Татарстан күптән инде илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча алдынгы регионнарның берсе (лидерлар бишлегендә) һәм Идел буе федераль округында үз позициясен ныгытты. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте. Тулаем алганда, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алганда, агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме 800 млрд сумга якын булган. Татарстан сөт саву буенча беренче урында тора.

Узган 5 елда авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә 193 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән. Аларның шактый өлеше югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Республикага Идел буе федераль округындагы барлык капитал салуларның 25% ка якыны туры килә.

Республикада фермерлыкны һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Татарстан – 10 ел элек шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында закон кабул ителгән төбәкләрнең берсе. Бүгенге көндә Татарстанда 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 2,6 мең фермер хуҗалыгы һәм 420 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Узган ел хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан 160 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе алынган. 2025 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә федераль бюджеттан алты юнәлеш буенча 1,5 млрд сум һәм республика бюджетыннан тугыз юнәлеш буенча 1,6 млрд сум җибәрелгән.   

Марат Әхмәтов закон чыгаручы коллегаларының игътибарын сөт җитештерү проблемаларына юнәлтте. Сөткә сатып алу бәяләре төшү сәбәпле, быелның беренче кварталында Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре ай саен 1,5 млрд сум тирәсе акча югалткан. «Карар проектына бу мәсьәлә белән борчылуыбызны кертүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Идел буе закон чыгаручыларына. – Татарстан – Россиядә иң эре сөт җитештерүче. Шуңа күрә сөт базарында теләсә нинди бәя тирбәнешләре бик зур йогынты ясый».

Бүгенге көндә сөт сатуның уртача бәясе өстәлгән бәягә салымнан башка 36 сум тәшкил итә. Узган ел дәрәҗәсенә карата бәя 9 сумга яки 25% ка түбәнрәк, ә ел башыннан бәя 3 сумга яки 8% ка кимегән.

Идел буе закон чыгаручылары Марат Әхмәтовны хуплады. Аерым алганда, Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев билгеләп үткәнчә, узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик яхшы булган, чөнки сөтнең литры 45 сум торган. Сатып алу бәяләре төшкән, ә кибетләрдә бәя арткан.

«Беренче чиратта, минемчә, экспорт мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, – дип белдерде  Владимир Невоструев. – Безнең предприятиеләрдә сыр запасы күп тупланды, бу продуктның үз яраклылык вакыты бар, аны сатуда ярдәм итәргә кирәк. Сөт һәм сөт продукциясе буенча да шул ук хәл. Монда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме кирәк».      

«Уңышлар зур булуга карамастан, гомумән авыл хуҗалыгы икътисады гади түгел, – дип басым ясады Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәдә утырыш йомгакларына аңлатма биреп. – Әгәр бездә 1 млн. тонна май сыгу культуралары булмаса, тулаем алганда, Татарстанда үсемлекчелек 3 млн. гектар җирне били икән, болар барысы да зыянлы булыр иде.  Биш ел дәвамында ашлыкны сатып алу бәяләре, үсеш тенденциясенә ия булган инфляциядән аермалы буларак, элекке дәрәҗәдә кала. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы тармагы икътисады бүген җентекле анализ таләп итә. Товар җитештерүчеләргә тотрыклылык, ачыклык һәм алдан күрүчәнлек кирәк, бәяләр һәм шартлар кискен күтәрелмичә».

Агросәнәгать комплексын үстерү – азык-төлек иминлеген тәэмин итү генә түгел, ә авылда тормыш сыйфатын яхшырту да ул. Татарстан авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасында актив катнаша. Узган ел әлеге программа буенча финанслауның гомуми күләме 4,1 млрд сум тәшкил иткән. 5,6 мең кв. метр торак (75 гаилә яңа йортка күчкән), яшьләр үзәге, мәктәп, балалар бакчасы, кан тамырлары үзәге, күпфункцияле үзәк төзелгән, 18,3 км коммуналь челтәр салынган, Мәдәният йорты ремонтланган, 9 объектка 25 км автомобиль юлы норматив хәлгә китерелгән, 20 районда 68 объект төзекләндерелгән. Быел бу эш тагын да киңрәк дәвам итәчәк, акчалар күләме 10,6 млрд сумнан артып китәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре