Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Кабан дуңгызын ауларга ярамый»

Татарстанда каз-үрдәкләргә ау сезоны башланып китте. Аучылар урман-кырга чыгып, кыргый җәнлекләрне аулау чорын да түземсезлек белән көтә. Әмма канун буенча түгел, җан кушканга сылтанып, кулларына мылтык алучылар да шактый. Хайваннарның ислам динендә тоткан урынын беләбез. Ә дин аларны ауларга рөхсәт итәме? «Хайван каргышы» дигән төшенчә нинди мәгънәгә ия?

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Кабан дуңгызын ауларга ярамый»

Бу сорауларга җавапны Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән бергәләп эзләдек.

– Ислам дине аучылыкка нинди мөнәсәбәттә?

– Динебез аучылыкны тыймый. Хайваннарны төрле ысуллар белән, ягъни атып алып та, капкыннар куеп аулау да Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителә. Тыюлар юк, әмма бу эш куркыныч итеп башкарылырга тиеш түгел. Хайваннарны җәзалап үтерү гөнаһтан саналыр.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында аучылык белән шөгыльләнгәннәрме?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да аучылык белән шөгыльләнгәннәр, тик хәзергесе аннан бик аерыла. Элек кирәк дип ауга чыксалар, хәзер бу шөгыльне күңел ачу чарасы итеп кабул итәләр. Юкка гына Аллаһы Тәгалә: «Адәм балаларының җирдә һәм диңгездә кылган әшәкелекләре сәбәпле табигать күренешләре бозылыр», – димәгән.

– Кирәклектән түгел, ә кызык өчен үрдәк, куян ату дөресме соң?

– Һәрнәрсәнең үз кагыйдәләре бар. Аучылыкныкы да. Беркайчан да ерткычлык кылырга, хайванны газаплап үтерергә ярамый. Өстәвенә аулап табылган җан иясенең ите исраф ителмәскә тиеш. Хайванны атып, урман эчендә калдырып китәсең икән, гөнаһы сиңа булыр. Уйнап-шаярып хайваннарның гомерен өзү шулай ук зур гөнаһ санала. Әйтик, атуда син әле күнекмәләр генә аласың икән, ул очракта тере җан ияләрен кулланырга ярамый.

– Рәнҗетелгән хайванның каргышы төшә, диләр. Бу дөрес сүзләрме?

– Адәм баласы хайванга зыян китерсә, Аллаһы Тәгалә безгә дә зыян китерергә мөмкин. Бу турыда хәдис-шәрифләрдә дә әйтелгән: «Кем башкаларга ярдәм итәр, аңа Аллаһы Тәгалә дә ярдәм итәр. Кем башкаларга зыян китерә, Аллаһы Тәгалә аңа зыян салыр». Хайваннарны җәберләү – зур гөнаһ. Кеше шушы гамәлне эшләгән булса, монда бер генә юл: Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, дога кылу. Аллаһы Тәгалә безгә тәүбә ишекләрен япмаган, шуңа күрә кеше шушы гамәлләренең хата икәнен танып, гөнаһларымны кичер, дип, тәүбәгә килергә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә үз хокукларыбыздан тыш, хайваннарның да хакларын үтәргә чакыра. Аларның хаклары булган кебек, безнең дә аларга карата бурычларыбыз бар. Көндәлек тормышта еш очрый торган мал, кош-корт чалуның үз таләбе бар. Хайваннарда да курку, кайгыру, ярату, борчылу хисләре бар. Шул сәбәпле, пәйгамбәребез (с.г.в.) чалырга әзерләнгән мал янында хәтта пычак үткенләүне дә тыйган. Бервакыт ул сарык чалырга әзерләнгән кеше яныннан узып барышлый, пычак үткенләүченең пычагын сарыкның аягына куйганын күрә, ә сарык әледән-әле шул пычакка карый. Шунда пәйгамбәр (с.г.в.) сүзгә килеп: «Син моны алданрак башкара алмадыңмы? Ничек инде син малны ике тапкыр үтерәсең?» – дигән. Хайваннар, кошлар, бөҗәкләрнең дә, адәм балалары кебек үк, җир йөзендә тормыш алып барырга, яшәргә хаклары бар. Аларны җәберләмик, ризык бирик, бәлагә тарыганнарына ярдәм итик.

– Кыямәт көнендә хайван җәберләүчесеннән үч ала, дигән сүзләр дә бар...

– Кыямәт көнендә бөтен җан ияләре адәм баласына шаһит булып киләчәк. Аллаһы Тәгалә аларны гаделлек өчен терелтә һәм сорау ала. Җан ияләре кемнең кайчан һәм ничек рәнҗеткәнен сөйләячәк. Рәхимсезлек аркасында тәмуг әһеле булырга мөмкинлегебез турында да беләбез. Бер хатын-кыз мәче аркасында тәмугка керә. Ул хайванны өендә бикләп калдыра һәм мәче сусаудан, ачлыктан үлә. Шул сәбәпле Аллаһ хатынны тәмугка кертә.

– Нинди хайваннарны ауларга ярый соң? Мисалга, кабан дуңгызын аулау рөхсәт ителәме?

– Мөселманнарга ашарга яраган хайваннарны гына ауларга ярый. Бу исемлеккә бары тик ерткыч булмаган, ягъни үлән белән туклана торган хайваннар гына керә. Безнең җирлектә болар болан, поши, кыр кәҗәсе булырга мөмкин. Кешеләр арасында аю аулаучылар да шактый. Безнең очракта аю шулай ук ерткыч җанварга керә. Үлән белән тукланса да, мөселманнарга кабан дуңгызы хәрам булып санала.

– Ислам динендә бөтенләй үтерергә ярамаган билгеле бер тереклек ияләре бармы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) аерып әйткән тереклек ияләре бар. Аларга үрмәкүч, бал корты, кырмыска, каракош (сорокопут), һөд-һөд (удод) кошы керә. Соңгысының Сөләйман галәйһиссәлам гаскәрендә булуы билгеле. Бал корты, үрмәкүч, кырмыска исемнәре белән аталган сүрәләр бар. Ни өчен аерым шушы кош-бөҗәкләрне телгә алуының сәбәбе төгәл билгесез. Аллаһы гына Белүче. Бала вакытта, үрмәкүчне үтерсәң, сыерың сөт бирми, дип әйткәннәрен ишеткән бар. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы булгандыр инде. Бала-чагага гөнаһның нәрсә икәнен аңлату катлаулырак, аңлап җиткермәскә дә мөмкин. Сыер сөт бирми, дисәң, тизрәк аңлый. Кайбер риваятьләрдә, баканы да үтерергә ярамый, дип әйтелә. Баканы үтерсәң, яңгыр яумый, дияләр иде. Бу – шулай ук тәрбия чарасы буларак чыккан сүзләрдер. Кырмыска оясын туздырырга ярамый.

Коръәндә искә алынган хайваннар

Изге Коръәндә 27 төр хайван исеме искә алына. Мәсәлән, «Әл-Мүддәссир» («Бөркәнүче») сүрәсендә ишәк һәм арыслан искә алына. Биредә төп сүз Аллаһыга, дингә ышану, дин таләпләренә нигезләнеп киенү хакында бара. Сүрәдә ишәк – дин юлыннан тайпылган һәм башкаларны да адаштырырга ниятләгән кешеләр итеп, ә арыслан ахирәт газабы буларак сурәтләнә.

Аерым «Сыер» («Әл-Бәкара») сүрәсе дә бар хәтта. Сыерга бәйле язмалар шактый күп очрый, Муса галәйһиссәламгә бәйләп, сыер турында күп нәрсәләр искә алына. Аннан тыш, ислам динендә «Үрмәкүч» («Әл-Гәнкәбүт»), «Фил» («Әл-Фил»), «Бал корты» («Ән-Нәхел»), «Кырмыска» («Ән-Нәмел») сүрәләре дә бар. Биредә Аллаһының бөеклеге, хайван-үсемлек һәм башка нигъмәтләрне адәм өчен яратканы турында әйтелә.

Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Бисмилләһил-ләзи лә йадурру мәгасмиһи шәй-ун фил әрдый вә лә фис-сәмаи вә һүвәс-сәмигул-галим. Иннәһү мин сүләйманә вә иннәһү бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгүзү бикәлиматит-таммәти мин күлли шәрри мә халака».

Мәгънәсе: «Ул Аллаһ исеме белән ки, Аның исеме белән бергә булганда җирдә һәм күктә бернәрсә дә зарар итә алмас. Ул – ишетүче һәм белүчедер. Ул, һичшиксез, Сөләйманнандыр һәм аның беренче юлы «бисмилләһир-рахмәнир-рахим»дыр. Яраткан нәрсәләрнең явызлыгыннан Аллаһның тулы һәм кимчелексез булган сүзләренә сыенамын».

КОРЪӘН СӨЙЛИ

«Җирдә йөри торган нинди генә хайван яки күктә оча торган нинди генә кош булмасын, алар сезнең кебек үк бер өммәт булып яшиләрдер» («Әл-Әнгам» сүрәсе, 38 аять).

«Әллә син күрмисеңме күкләрдә һәм җирдә булган барлык җан иясенең һәм кошларның да күктә канатларын җәйгәндә Аллаһка тәсбих әйткәннәрен? Аларның һәрберсе үзенең намазын һәм тәсбихен беләдер. Аллаһ аларның эшләрен белүчедер» («Ән-Нур» сүрәсе, 41 аять).

«Аларның йөрәкләре бар, ләкин алар аңламыйлар. Аларның күзләре бар, ләкин алар күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин алар ишетмиләр. Алар хайваннар кебек, бәлки алардан да адашканрактыр, алар ваемсызлардыр» («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 179 аять).

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре