Чын дус кулыннан агу да – җимеш

Локман Хәкимнең бер дусты булган, ул аны шулкадәр хөрмәт иткән, ризыгын да иң элек аңа тәкъдим иткән.

Бервакыт дустына кавын китергәннәр. Ул, кавынны кисеп, Локман Хәкимгә биргән,  тегесе бик тәмләп ашый башлаган. Аңа кызыгып дусты да ашый башлаган икән, кавын авызга алгысыз әче булган. Гаҗәпләнеп: “Ни өчен әче дип зарланмадың?” – дигән. “Мин кавынга түгел, бирүче кулга игътибар иттем. Чын дус кулында әче әйбер дә татлы була, чын дус янында караңгылык та яктырып китә, авырлыклар да җиңеләя”, – дигән Локман Хәким.

(«Локман Хәким нәсыйхәтләре» китабыннан)


Фикер өстәү