Мөдәррис хәзрәт Гыймранов: «Мәхәббәт никахтан соң килә»

Кешелек яралганнан бирле, мәхәббәт төшенчәсен ничәмә-ничә галим, җырчы, шагыйрь, рәссам үзенчә аңлатырга тырышкан. Бу хискә карата динебездә нинди караш икән? Гашыйк булу белән чын ярату арасында аерма бармы? Җавапсыз сөю дигәнен ничек аңлатырга? Яратуның яше бармы? Кызыксындырган сорауларга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ җавап бирде.

– Ислам динендә ярату, гашыйк булу турында ни диелә?

– Беренчедән, Аллаһы Тәгалә адәм баласын бу дөньяга бәхетле итәр өчен яралткан һәм күп итеп нигъмәт биргән. Шулар арасында парлы булып, гаилә корып яшәү бар. Ислам дине мәхәббәткә, гаилә мәсьәләсенә бик зур урын биргән. Атабыз Адәмгә (г.с.) күңелсез булган вакытта, Раббыбыз аңа аның кабыргасыннан Һава (р.г.) анабызны бар кыла. «Рум» сүрәсенең 21 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бер-берегездә тынычлык табу өчен, мин сезне бер атадан яраттым, арагызга мәхәббәт һәм рәхим-шәфкать урнаштырдым».

Боларны Аллаһы Тәгалә ир белән хатынга карата әйтә. Мәхәббәт никахтан соң килә, дибез. Никахка кадәр ул – гашыйк булу, гыйшык тоту. Хәзерге көндә, кызганыч, гыйлемнәребез сай булу сәбәпле, гаилә тормышына әзерләү юк. Булса да, дөрес булмаган формаларда, юнәлешләрдә. Гаиләдән башка бу теманы күз алдына китереп тә булмый. Балаларыбызга моны аңлатмый башладык.

Ир белән хатын булганчы, егет белән кызның мөнәсәбәтләре бер катлы гына була. Чәчәк, очрашып йөрүләр, яратам, синнән башка яши алмыйм һәм башкасы… Ә никах корып, гаилә булып яши башлагач, икесенең дә моңа кадәр ачылмаган яклары пәйда була. Яшереп килгән холыклар да ачыла. Бер тәүлектә – 24 сәгать, елда – 365 көн, тапкырласак, 8760 сәгать килеп чыга. Бу сәгатьнең бер өлеше эштә, тегендә-монда үтә, ди. Әйтик, 6000 сәгатьне бергә уздыра башлагач, күп нәрсәләргә ачыклык керә. Бу вакытта инде сабырлык кирәк булыр. Шуңа күрә егет белән кызның бәхетле тормышка ишеге – никах. Никахлашудан соң гына бирелә торган бүләк бар – мәхәббәт. Бүген ул төшенчәнең бәһасе төште. Ә бит ул арзан хис түгел!

Мәхәббәт – йөрәк эше, күңел эше. Ул артырга да, кимергә дә мөмкин. Башка төрле халәтләр дә ала. Ә рәхим-шәфкать, хөрмәт – акыл эше. Мәхәббәт үзгәрергә мөмкин, ә теге хисләр калырга тиеш. Сабыр булып, тормыш кыенлыкларын җиңгәч кенә, Аллаһы Тәгалә мәхәббәт хисен бирә. Гашыйк булу белән мәхәббәтне бутарга ярамый.

Шунысын да әйтик: иң чиста мәхәббәт – Аллаһы Тәгаләдә. Ул, кешеләр кебек, тегенди-мондый булган өчен яратмый. Ул риясыз ярата.

– Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыннарына карата нинди мөнәсәбәттә булган?

– Рәсүлебезнең (с.г.в.) холкы турында сорагач, аның холкы Коръән иде, дигәннәр. Ул хатыннарына карата бик күркәм булган. Андый мөнәсәбәт бүген юк! Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тәрбиясе шундый булган. Ә аның тәрбиячеләре – Аллаһы Тәгалә һәм Җәбраил (г.в.). Ятим булып үсеп тә, нинди бөек дәрәҗәгә җитә бит ул! Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең иң хәерлегез гаиләсенә хәерле мөнәсәбәттә булганы», – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) киемнәрен дә ямаган, идәнен дә себергән, хатыннарына да булышкан. Йомшак күңелле, ярдәмчел булуы шуннан да күренә. Алайса хәзер  ир дә, хатын да эштән арып кайта, әмма никтер ир диванда ята, хатын исә ашарга пешерергә, йорт-җир эшләрен башкарырга тотына. Икең бергә булырга тиеш. Күрше кереп булышмас бит инде хатыныңа. Тормыш сынауларын җиңәр өчен, Аллаһы Тәгалә һәр кешене парлы иткән.

– Егет белән кыз өйләнешкәнче ничек аралашырга тиеш?

– Алар шаһитлар янында очрашырга тиеш. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдисендә: «Чит ир һәм чит хатын икәүдән-икәү калмасын. Өченчегез шайтан булыр. Ә аның максаты – адәм баласын туры юлдан яздыру», – дип әйткән. Аллаһы Тәгалә дә, карашларын кирәкмәгән нәрсәләргә караудан һәм җенси әгъзаларын зинадан сакласын, дип әйтә Коръәндә. Караш белән җенси әгъзаны бер аятькә кертеп бәйләү юкка түгел. Барысы да караштан башлана. Шәһвәт туа. Уй килә. Аннан исә шуны тормышка ашыралар.

Егет белән кыз кеше булган урында очрашсыннар. Бу бит әти һәм әни өчен дә мөһим. Кызлары булган ата-аналар өчен аеруча да! Кызың, балаң кайда, кем белән йөри? Җәмгыятьнең төзеклеге өчен дин бу мәсьәләгә зур игътибар бирә.

Уен-көлке, шаяру, куллану, файдалану өчен генә очрашулар күбәйде хәзер. Рәсүлебез әйтә: «Кәләшне дүрт сыйфатына – нәселенә, матурлыгына, байлыгына һәм әдәп-әхлагына, диненә карап сайлыйлар. Кем соңгысына карап сайлый, шул ота. Чөнки чибәрлек китә, нәсел корый, ә әдәп-әхлак кыямәттә дә үлчәүдә иң авыр әйбер була».

– Элек булачак ярны ата-ана сайлаган. Хәзер мондый күренешләр юк диярлек. Бу йола дөрес булганмы?

– Бик дөрес булган! Бүген торып карыйк әле дип яшәүчеләр күп. Адәм баласы психологик яктан – катлаулы зат. Аны өйрәнеп бетереп тә булмый. Безне үзгәртергә тырышкан сәбәпләр күп. Минем практикамда шундый хәл булды. Бер абзый сөйли: сеңлем берәү белән яши, өй ашы дигән булып, сәбәп табып, аны һәм әти-әнисен дәштек, ди. Нинди нәсел, кемнәр икәнен белешер өчен шулай эшләгән. Кыз кемгә бара, ул кемгә эләгә – бу мәсьәләләр дә бар бит. Без исә кафе-ресторан, тамада, уеннар, чакыру кәгазьләренә генә күбрәк өстенлек бирәбез. Асылына исә черки кадәр дә игътибар итми башладык. Бу мәҗлеснең ахыры күңелле бетмәде. Егетнең яңа яклары ачылды. Өлкәннәрдә тәҗрибә һәм акыл бар. Алар сүзенә таянырга кирәк. Әйтүебезчә, никахтан соң гына мәхәббәт килә.

– Җавапсыз мәхәббәт дигәне дә бар бит әле. Бер кешегә карата сукырларча гашыйк булу турында ни диярсез?

– Коръәндә: «Адәм балаларының йөрәгенә алты төрле хис куелган. Кем тарафыннан? Билгеле кысалардан чыгып китсә – шайтаннан, юк икән – Аллаһы Тәгаләдән», – диелә.

Нинди ягын ярата соң ул? Гомер иткәндә төс-кыяфәтне генә яратып буламы? Әйтик, кыз ашарга пешерә белми, балаларына хәерсез әни, әдәпсез кеше икән, аннан файда бармы? Егет тә, кулыннан эш килми, балалар тәрбияләми икән,  тормышны ничек алып барыр? Аннан инде китә аерылышулар…

Шундый фәнни тәҗрибә ясаганнар. Ике кешегә ике төрле фотосурәт биргәннәр. Берсенә: «Менә бу кеше бик яхшы, бик әйбәт, йөзенә карап, тасвирлагыз», – диләр. Икенчесенә: «Менә бу – бик явыз кеше, оятсыз, җинаятьче», – дигәннәр. Болар, башларында булган мәгълүматтан чыгып, шул кешеләрне тасвирлый. Аннан исә боларга: «Без ялгыштык. Сурәтләрне бутадык. Начар дигәнебез яхшы, әйбәт дигәне начар икән», – дигәннәр. Йөрәккә кушып булмый, диләр. Була икән бит. Тормыш иткәндә ачылган күп кенә сыйфатлар күзләрне дә ача. Мәхәббәт никахтан соң килә, дип кабат искәртик.

– Шулай да, тиң булмауны белеп тә, бер түбә астында яшәүчеләр җитәрлек бит, хәзрәт…

– Көчләп яраттырып булмый, әлбәттә. Ярату тырышлык белән килә. Бу – катлаулы сорау. Психологик яктан карарга кирәк. Бу сорауга җиңел генә җавап биреп булмый. Тиң булмауны каян белә? Ни сәбәпле? Хәзерге көндә бу мәсьәләгә ачыклык кертерлек имамнарыбыз да, мөселман психологларыбыз да җитәрлек.

– Хәзрәт, мәхәббәтне ничек аңлатырга?

– Мәхәббәт гаилә тормышыннан башка була алмый. Аллаһы Тәгалә мәхәббәтне бүләк итеп бирә. Гыйшык тоту теге яисә бу сыйфатларга карата булырга мөмкин. Төс-кыяфәт, фигура, йөз… Бу – нәфес уены гына. Бу – шәһвәт, әмма мәхәббәт түгел!

Мәхәббәтне сатып алып булмый. Әгәр дә 10 кешенең унысына да унар миллион сум акча бирсәң, һәркайсы бу малны төрлечә тотачак. Кемдер бер көндә, кайсысыдыр бер-ике атнада, кемдер берничә елда. Ә берәве шул 10 миллионны дөрес кулланып, арттырырга мөмкин. Мәхәббәттә дә шулай. Гаиләң, балаларың, ярың, Аллаһ хакына тырышырга кирәк. Ир белән хатын арасында тырышлык бетә. Гаилә коргач, бер-береңә матур сүзләр әйтү, бүләкләр бирү, матур итеп киенү, ислемайлар сөртү кебек вак кына тырышлыклар да бетәргә тиеш кебек кабул ителә бугай. Әлбәттә, сүзсез дә аңлашкан кешеләр бар. Бер калыпка салып үлчәмибез. Әмма гомум кагыйдәләр бар бит. Гаилә тормышында әнә шул серле тырышлык бетмәсен иде. Шулар якынайта. Рәсүлебез дә: «Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул сезнең арадагы мәхәббәтне арттырыр», – дигән. Тормыш мәшәкатенә чумып, мактау, ягымлы сүзләр әйтүне онытып җибәрмәсәк иде. Аздан да күңел була, юктан да хәтер кала бит.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү