Рөстәм Миңнеханов Кытайның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Сян Бо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Бу хакта «Татар-информ» яза. 

Рөстәм Миңнеханов генераль консулга яңа вазифада уңышлар теләде һәм Татарстан белән Кытайның уртак мәнфәгатьләре күп, хезмәттәшлек дәрәҗәсе бик югары, дип билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кытай белән тыгыз икътисади һәм мәдәни элемтәләрне исәпкә алып, сезнең Татарстанда эшләвегез кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм», — диде ТР Президенты.

Сян Бо 1975 елның гыйнварында Чунцин шәһәрендә туган. 1998-2002 елларда – Кытай Халык Республикасының (КХР) Хабаровскидагы Генераль Консуллыгы атташесы. 2003-2008 елларда Кытай Халык Республикасының Россиядәге илчелегендә эшли. 2008-2015 елларда Кытай Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия департаментында төрле вазифаларны биләгән. 2015-2021 елларда – КХРның Төркмәнстанда илчелеге киңәшчесе. 2022 елның октябреннән — Кытайның Казандагы Генераль консулы.


Фикер өстәү