Радик Гайзатуллин: «Бюджетның һәр саны артында зур эшләр тора»

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта республиканың төп финанс документы каралачак. Бюджетта икътисад торышы, халыкның яшәү дәрәҗәсе көзгедәй чагыла. Әлеге документның ничек төзелүе, бүген бюджетның үтәлеше турында сорауларны Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга бирдек.

– Радик Рәүфович, быел бюджет үтәлеше кәнагәтьләндерерлекме? Аны киләсе елга формалаштыруга санкцияләр тәэсир иттеме?

– Елның тугыз аендагы нәтиҗәләре буенча, бюджетыбыз уңышлы үтәлә дип әйтә алабыз. Керемнәр узган елгы күрсәткечләрдән артыграк күләмдә һәм тотрыклы рәвештә туплана.

Җыелучы керемнәр, ел башына калган акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләре өчен түләргә, башка беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарны, республиканың максатчан программаларын һәм илкүләм проектларны финансларга мөмкинлек бирде. Капиталь төзелеш һәм юл эшләренә акча үз вакытында күчерелә.

Республика икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү буенча Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычны үтәү максатыннан, салым ташламалары бирелә һәм пландагы чорда да аларны дәвам иттерү күздә тотыла.

Кертелгән санкцияләр шартларында оешмалардагы кыенлыклар республика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә тиз арада хәл ителә. Мәшгульлекне тәэмин итү, оешмалар, кече һәм уртача эшмәкәрлек өлкәсендә иң күп зыян күргән икътисад тармакларына ярдәм итүнең яңа чаралары эшләнә һәм кабул ителә.

Әйтеп узган шартларда, бюджетның 9 айда һәм ел буенча көтелүче үтәлешеннән чыгып, хуҗалык субъектлары, бюджет акчасын төп бүлүчеләр, муниципаль берәмлекләр белән күпсанлы очрашулар һәм киңәшмәләр нигезендә 2023 елга һәм 2024–2025 еллар план чорына бюджет формалаштырылды.

Нишләтергә сине, бюджет?

Финанс документын әзерләү март аенда ук башланды. Бюджет ул –һичшиксез, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мәнфәгатьле кешеләрнең бердәм хезмәте.

2023 елга берләштерелгән бюджет керемнәре – 394,4 млрд сум, чыгымнары – 421,5 млрд сум, кытлык күләме – 27,1 млрд сум. Республика бюджеты керемнәре – 333,9 млрд сум, чыгымнары – 361 млрд сум, кытлык күләме – 27,1 млрд сум.

 – Кытлык күләме шактый. Моңа өстәп, бездә дәүләт бурычы да бар бит. Бу кайбер чыгымнарның үтәлмәвенә китермәсме?

– 2023 елга бюджет дефициты республика бюджетында тупланган. Бюджет кодексы нигезендә, кытлыкны каплар өчен, ел башына калган акчаны, Россия Финанс министрлыгыннан алынган бурычны һәм өстәмә керемнәрне файдаланып була. Федераль бюжеттан кредитлар бирү каралмаган, шуңа күрә без ел башына калган акчага өмет итәбез. Агымдагы елда тупланучы акчаны без 2023 елдагы кайбер чыгымнарга тоту өчен җыеп барырга тиешбез.

Дәүләт бурычына килгәндә, аның күләме законда каралган чикләрдән чыкмый һәм аны кайтару вакыты озайтылды. Быел бу юнәлештә акча каралмаган, бу бюджетны формалаштыруга тискәре йогынты ясар иде.

– Яңа бюджетта социаль чыгымнарны, шулай ук төрле үсеш программаларын, шул исәптән авыл халкы аеруча үз иткән ихтыярый салым, бакчачыларга ярдәм һәм башка программалар сакландымы?

– Бюджет тормышыбызның барлык өлкәләрен колачлый. Һәм бернинди тармакны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Яңа бюджет гадәттәгечә үзенең социаль юнәлешен арттыра, чыгымнарның 80 проценттан күбрәген беренче чираттагы, социаль әһәмияттәге һәм агымдагы чыгымнар тәшкил итә, аларның 50 проценты – хезмәт өчен түләү. Чыгымнарның 88 проценты дәүләт программалары буенча бүленгән.

Сез санап узган программалар саклана гына түгел, аларның күбесе киңәйтелә дә әле. Бер үк вакытта социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау дәвам иттереләчәк.

Начар түгел. Бүгенгә. Бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышулар дәвам итә

Шулай ук республиканың берничә ел гамәлдә булган социаль әһәмияткә ия чараларын финанслау планлаштырыла, бу юнәлешкә 7,3 млрд сум акча каралган. Алар арасында – яшьләргә патриотик тәрбия бирү, авыл яшьләре, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештыру, наркотик куллануны булдырмау, хокук бозуга, террорчылыкка каршы көрәш, талантлар белән стратегик идарә итү һәм башкалар. Бу исемлекне бик озак дәвам иттерергә була.

Барыбызга да мәгълүм хәлләргә бәйле рәвештә, агымдагы ел бюджеты үтәлешенә җитди игътибар таләп ителә. Керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет сыйфатлы үтәлсен өчен, көндәлек җентекле эш алып бару зарур.

Әңгәмәдәш – Диләрә Сәгъдәтшина

 


Фикер өстәү