Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә

Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә. Бу турыда Татвоенкоматның гражданнар белән эшләү бүлеге начальнигы Сергей Котинга сылтама белән «Ъ-Казан» хәбәр итә.

«Һәр төбәктә хәрби бурычлы гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион бирем бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша. Шуңа күрә шәхси составның саны да төрле», — дип аңлатты хәрби состав вәкиле республикада дәвам итүче мобилизациянең сәбәбен.

Котин Татарстанда өлешчә мобилизация тәмамлану вакытын аныкламый һәм чакырылучылар саны турында мәгълүмат бирми.

Искәртеп узабыз, алдагы көндә өлешчә мобилизация Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә тәмамланды. Элегрәк җибәрелгән повесткалар юкка чыгарыла, армиядән качып йөрүчеләрне эзләү туктатыла, дип хәбәр ителә.


Фикер өстәү