Татвоенкомат: «Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә»

Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә, дип хәбәр итә Татвоенкоматның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин. Бу хакта «Ъ-Казань»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Һәр төбәктә, хәрби бурычы булган гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион биремнәр бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша. Шуңа күрә шәхси состав саны да төрле», — дип аңлаткан ул Татарстанда дәвам итүче өлешчә мобилизациянең сәбәбен.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә өлешчә мобилизация тәмамланды.

Сергей Костин төбәктә өлешчә мобилизациянең кайчан төгәлләнәчәген һәм чакырылырга тиешле хәрбиләрнең санын әйтмәгән.


Фикер өстәү