Рөстәм Миңнеханов егетләрне армиягә озатты

Татарстан Президенты “Патриот” спорт-ватанпәрвәрлек һәм яшьләрне хәрби чакырылышка әзерләү буенча Республика үзәгендә булды. Хәрби хезмәткә китәр алдыннан егетләргә хәер-фатихасын бирергә дип бирегә килде ул.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм Җиңү парадын үткәрү алдыннан Татарстаннан 82 егет Мәскәү, Саратов һәм Мурманскиның хәрби частьләренә юл тотты.
Рөстәм Миңнеханов, плацка тезелешеп баскан булачак солдатларны сәламләп, Татарстанның тугрылыклы төстә хезмәт итүче егетләре белән горурлануын искәртте. “Татарстанлылар һәрвакыт югары дәрәҗәдә әзерлекле, тәртипле, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңү осталыгына ия булулары белән аерылып торды,” – диде Президент. Ул барысын да Бөек Ватан сугышындагы авырлыклар һәм Бөек Җиңү турында онытмаска, аны буыннан-буынга тапшырырга, ветераннарга карата ихтирамлы булырга, ил белән горурланырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов солдатка алынучылар белән очрашу барышында видеоэлемтә ярдәмендә илнең төрле төбәкләрендә Татарстан белән шефлык элемтәләрен булдырган частьләрдә хезмәт итүче солдатлар белән дә аралашып алды. Шулай итеп, Мәскәүнең Преображенский комендант полкында, Севастопольдә һава һөҗүменнән саклану 31нче дивизиясенең зенит-ракета полкы, ракета кораблары һәм катерлар бригадасы, Удмуртиядә инженер-саперлар полкы, Мәскәү өлкәсендә диңгез авиациясе радиоҗайланмалары элемтә пунктында хезмәт итүче солдатлар Татарстан Президенты белән элемтәгә чыкты. Бу хәрби частьләрдә Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Яңа Чишмә, Биектау, Нурлат, Саба районнары егетләре хезмәт итә. Татарстан Президенты хәрби частьләрдәге хәлләр белән, егетләрнең ничек хезмәт итүләре белән кызыксынды.
Сүз уңаеннан, республика хәрби частьләр белән шефлык элемтәләренә зур игътибар биреп килә. Бүгенгә Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләр белән илледән артгырак килешү төзелгән инде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның командирларын сәламләп, Ватанны саклаудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. “Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт! Туып-үскән республикабызга әйләнеп кайтуыгызны көтәбез!” – диде Президент.


Фикер өстәү