Солдат шулпасы. Язгы чакырылышка бәйле сорауларга ачыклык кертәбез

1 апрельдән илдә армиягә язгы чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә чакыру, гадәттәгечә, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәгълүм вакыйгалар аркасында сораулар да юк түгел. Хәрби хезмәткә алынган солдатлар кайда хезмәт итәчәк? Бу юлы армиягә чакыру кәгазен интернет аша гына җибәрәчәкләр дигән хәбәр дөресме? Язгы чакырылышка бәйле сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

– Улымның хәрби комиссариатка чакыру кәгазе – кулында, – ди Казанда яшәүче Гөлфинә Исламова. – Быел техникум тәмамлый. Укыган вакытта ук хәрби комиссариатка барып йөрделәр. «Повестка»ны шунда биргәннәр. Медицина тикшерүе узды инде, хәрби хезмәткә яраклы. Армиягә үзе, барам, ди. Курсташлары белән әнә шулай хәл иткәннәр. Ике улыбызны да кечкенәдән үк ир-ат хәрби хезмәт юлын узарга тиеш дип үстердек. Абыйсы армиядә булып кайтты инде. Аның солдат шулпасын ашаганын сизмичә дә калдык. Тик бүгенге заманда хәрби хезмәтнең бер көне үзе бер елга тиң. Әлегә бу турыда уйламаска тырышам.

Бу язда Россиядә 147 мең егет солдат каешын буачак дип көтелә. Армиягә чакырылучыларның яше һәм хезмәт итү вакыты шул ук. Солдатка 18–27 яшьлек егетләр китәчәк. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Сүз уңаеннан, быелгы язгы чакырылыш иске кагыйдәләр буенча узучы соңгы кампания булырга да бик мөмкин. Армиядә хезмәт итү яшен арттыруга бәйле яңа закон проекты киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип көтелә. Билгеле булганча, егетләрне солдатка хәзерге кебек 18 яшьтән алып 27гә кадәр түгел, ә 21 яшьтән 30 яшькә кадәр чакыра башламакчылар. Дөрес, үзләре теләк белдерүчеләрне 18 яшьтән дә солдатка алачаклар.

Хәрбиләр әти-әниләрне тынычландыра: егетләрне махсус операция барган урынга җибәрмәячәкләр.

– Россия Хәрби Көчләренең Генераль штабы белдерүенә нигезләнеп, язгы чакырылыш барышында солдатка алынучыларның барысы да Россия Федерациясе территориясендәге хәрби бүлекчәләрнең даими урнашу урыннарында хәрби хезмәт узачак. Ватан алдындагы бурычын үтәгәннәрне исә үз вакытында өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр, – дигән Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин “Татар-информ” агентлыгына.

Армиягә бару вакытын кичектереп тору хокукына ия булучылар исемлегендә, алдагы еллардагы кебек үк, студентлар, ялгыз әтиләр, өч яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләр, дәүләт органнарында эшләүчеләр бар. Узган елның мартында әлеге исемлеккә IT компанияләр белгечләрен дә өстәделәр. Яңалык 27 яше тулмаган, оешмада кимендә бер ел эшләүче югары белемле хезмәткәрләргә кагыла.

Ә менә көллият-техникум бетереп, укуын югары уку йортында дәвам иттерергә теләүчеләргә ташлама юк.

– «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль закон нигезендә һөнәри белем алганда армиягә бару вакытын кичектереп тору хокукын бер тапкыр гына бирү каралган. Шул рәвешле, моңарчы техникумда укыганлыктан, армия хезмәте кичектерелгән егетләргә вузга керү өчен кабат «отсрочка» бирелмәячәк. Мондый студентлар югары уку йорты эскәмиясеннән хәрби хезмәткә чакырылачак, – ди Сергей Погодин.

Язгы чакырылыш башланганчы ук, быел «повестка»ны интернет аша гына җибәрәчәкләр икән, дигән хәбәрләр таралды. Электрон чакыру кәгазьләре турында беренчеләрдән булып РФ Хәрби Көчләре Генераль штабының идарә башлыгы Владимир Цимлянский әйтте. «Әлеге эшнең нәтиҗәлелеген исәпкә алып, язгы чакырылыш вакытында ил күләмендә хәрби комиссариат вәкилләренә чакыру кәгазьләрен электрон рәвештә җибәрү бурычы куелды. Моның өчен техник мөмкинлекләр булмаса, «повестка»лар кулдан-кулга тапшырылачак», – диде ул. Кызган табага Россия Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Юрий Швыткин да май өстәде. Аның әйтүенчә, «Госуслуги» порталы аша килгән чакыру кәгазе, хокукый яктан аны кулга тапшыру белән берүк дәрәҗәдә булып саналачак. Ә компьютерда яки кесә телефонында Дәүләт хезмәтләре порталын бетереп ташларга теләүчеләр армия хезмәтеннән качучыларга тиңләштереләчәк.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, «Госуслуги.ру»да моңарчы гамәлдә булган шәхси битне бетерү төймәсе дә юкка чыкты. Дөрес, соңрак илнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында моның хәрби чакырылышка бернинди дә катнашы булмавын, бары тик «шәхси бит»ләрне шул рәвешле мошенниклардан сакларга тырышуларына бәйләп аңлаттылар. Ничек кенә булмасын, хәзер Дәүләт хезмәтләре порталыннан «чыгып китү» өчен иң элек гариза юлларга кирәк.

Күп тә үтмәде, электрон чакыру кәгазьләре турындагы хәбәрне кире кага да башладылар. «Законда мондый ысул каралмаган», – дип белдерде Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов. Берүк комитетта капма-каршы ике фикер кайдан килеп чыкканы сер булып калды. «Чакыру кәгазе фәкать кулдан-кулга гына тапшырыла ала», – дип өстәде Федерация Советының Оборона һәм иминлек буенча комитет җитәкчесе Виктор Бондарев. Әлегә кадәр илнең Оборона министрлыгыннан бу хакта тәгаен мәгълүмат юк.

– Чакыру кәгазьләрен электрон рәвештә тарата башлау өчен, иң элек гамәлдәге канунга үзгәрешләр кертергә кирәк, – ди хәрби хезмәткә чакырылыш мәсьәләләре буенча юрист Илнур Мортазин. – Хәзер исә бары тик кулдан-кулга тапшырылган «повестка»лар гына хокукый көчкә ия. Ягъни документны кабул итеп алучы моны раслап кул куярга тиеш. Ә интернетта моны ничек дәлиллисең? Әти-әниләр: «Электрон чакыру кәгазе килеп төшсә, нишләргә?» – дип борчылып шалтырата башлады инде. Бу очракта хәрби комиссариатка барыргамы-юкмы, бу – һәркемнең үз эше. Әлегә моның өчен бернинди җаваплылык та каралмаган. Шул ук кесә телефонындагы кушымтаны теләсә кем ачып карарга мөмкин бит.

Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы «Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты» бүлегендә язгы чакырылышка бәйле 8-(843)-221-60-06 «кайнар линия»се эшли. Шалтыратуларны көн саен иртәнге сәгать уннан алып көндезге сәгать уникегә кадәр кабул итәләр.

Эльвира Вәлиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү