Саба егете Марат Әхмәтвәлиев бу көннәрдә Кама елгасы буенда кизү тора. Коткаручы ул. Көзен боз катканда, язын ташу вакытында аларның отрядын Алексеевск бистәсенә кизү торырга җибәрәләр икән. Аның белән судагы иминлек, балыкчылар, башкарган хезмәте, батырлык турында сөйләштек.
Маратларның отряды Шәмәрдән бистәсендә урнашкан. Аларның карамагында – Саба, Кукмара, Балтач, Арча, Теләче районнары. Кирәк вакытта башка районнарга юллыйлар. Кама буенда вагонда яши алар. Бер атнадан икенче төркем киләчәк. Ул-бу килеп чыкса, шунда ук ярдәмгә ашыгалар. Өсләрендә – махсус кием. Кулларында – суда да, бозда да йөри торган махсус техника һәм коткару җайланмалары. Куркуга урын юк, шулай батыр булырга ияләнгән инде алар.
– Быел яз иртә һәм тиз килде. Боз бар әле: яр буена килеп бәреләләр дә кире китәләр. Балыкчылар әлегә күренми. Безгә кадәр килгән коткаручылар ике балыкчыны коткарган, – дип сөйли 43 яшьлек Марат Әхмәтвәлиев.
Кизү торуның төп сәбәбе дә балыкчыларга күз-колак булу. Коткаручылар аларга иминлек кагыйдәләре турында белешмәләр тарата, кирәк икән, кисәтү дә ясыйлар. Марат Әхмәтвәлиев узган көз ике балыкчының гомерен саклап калган. Аларга кисәтү ясап йөргәндә, берсе күз алдында суга төшеп киткән. Бәхеткә, кулында көрәге, коткару кирәк-яраклары булган. Тиз генә боз өстеннән шуышып, балыкчыга таякны сузып, тартып чыгарган.
– Өсләрендә – калын кием, аякларында – бутый, аның эченә су тиз тула. Кием үзеннән-үзе суга батыра. Боз өстенә чыгу бик авыр. Юеш булгач, кул тая. Чыгып котыласың икән, бозга басмыйча, килгән ягыңа таба шуышып китәргә кирәк. Юеш киемнәреңне салып, коткаручылар чакыртырга кирәк, – дип киңәш итә ул. – Яз көне кайберәүләр карда йөри торган техника белән боз астына төшеп китә. Балыкчылар арасында үлүчеләр дә аз түгел.
Азартка бирелеп, үз гомерләре турында уйламыйлар, дип балыкчыларны да сүгеп алды Марат.
– Кемдер гомер буе балыкка йөрим, берни булмый, дип бозга ышанып керә. Тик иртә белән боз өсте нык булып тоелса да, көндез кояш нурларында икенче хәлгә керә. Менә шуңа баталар да инде. Яшь балыкчыларга тәҗрибә җитми. Алар агым булган җирдә бозның юка булуын белми. Күп һәм зур балыкка кызыгып тормышларын куркыныч астына куялар. Гомерне балыкка алыштырып булмый. Аны сакларга кирәк. Балык бетми, аны җәй көне дә тотарга мөмкин. Балыкка йөргәндә, кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый, – ди ул.
Балыкчылар, суга батучыларны коткару белән генә эшләре бетми. Юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга барып, зыян күрүчеләргә ярдәм итәләр. Анда кан, ыңгырашкан, кычкырышкан тавышлар… Тимер юлда булган фаҗигаләр бик аянычлы. Янгын сүндерүчеләргә булышырга да чакыргалыйлар икән. Фатир ишекләре, тәрәзәләр ябылганда да алар кирәк. Газларын ачып калдырган, шулай ук егылып, аңын югалткан өлкәннәр дә, фатир эчендә бикләнеп калган балалар да очрый. Ишектән керә алмаган очракта күпкатлы йортларның түбәсеннән төшеп, бәладән коткаралар. Көз көне югалган гөмбәчеләрне эзләп урманнарга баралар. Җәй көне мәктәп, балалар бакчалары, лагерьларга еланнар кергәли. Эт-мәчеләр, пошиларның тирән чокырга төшеп киткән чаклары да булгалый. Бармагындагы йөзеген сала алмаган хатыннар да ярдәм сорап килгәли. Кыскасы, кемнәр генә мөрәҗәгать итми.
Заманасында вузда тарих укытучысы белгечлегенә укыган егет бүген кешеләргә ярдәм итеп, аларны бәла-казадан коткарып, тормышта ямь таба. Башта янгын сүндерүче, аннан ун ел кинолог булып эшләгән. Дүрт аяклы дусты белән бергәләп югалган кешеләрне табарга булышкан. Коткару-эзләү отрядына килүенә – 15 ел.
– Кеше коткару – безнең төп эшебез. Коткардык, батырлык эшләдек, дип кычкырып йөрмибез. Болай мактанып йөрү килешми. Коткарабыз да онытабыз, дигәндәй. Булыша алгач, сөенәсең инде, эчтән генә горурлык хисе яна. Кеше гомере бит ул! Коткара алмасаң, аянычлы менә. Ул чакта төннәрен дә борчылып ятасың әле. Курку белмәс кебек тоелсак та, йөрәгебез нечкә безнең. Кешесе дә, хайваны да – барысы да кызганыч, – ди Марат Әхмәтвәлиев.
Марат әйтүенчә, теләсә кем коткаручы булып эшли алмый. Беренчедән, физик һәм психик яктан нык булу кирәк, икенчедән, коткыга бирелергә ярамый. Өч ел саен белемнәрен яңартып, имтихан тапшырырга туры килә икән.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat