Дарья Трепова кемнең кушуы буенча Петербург кафесын шартлатуын әйткән

Кафе шартлатуда (хәрби корреспондент Владлен Татарскийның үлеменә китергән) шикләнелүче Дарья Трепова белдергәнчә, аны Россия журналисты Роман Попков яллаган. Бу хакта “SHOT” телеграм-каналы хәбәр итә. Кызның үзе әйтүенчә, Попков аны журналистикага өйрәткән. Соңыннан бер танышының үтенечен үтәргә кушкан.

Канал мәгълүматларына караганда, Попковның танышы СБУ (Украина иминлек хезмәте) агенты булырга мөмкин. Татарский һәлак булган көнне, журналист үзенең телеграм-каналында янәсе, хәрби корреспондентның Буча шәһәрендә кешеләрне күпләп үтерелүенә сөенгән-илһамланган булуын язган. “Осторожно, новости” телеграм-каналы хәбәренә караганда, Попков Трепованы хакимият яклы чараларга җибәргән һәм аларны документлаштыруны таләп иткән. Ул журналист кызга ышанган, чөнки язуын ошаткан. Трепова, имештер, кафеда Татарскийга тапшырган сын эченә шартлаткыч куелганын белмәгән.

Теракт оештыруда гаепләнгән Дарья Трепованың тоткарлаганнан соң беренче фотосы пәйда булды

Безнең белешмә: Роман Попков – Брянск журналисты. 2008 елда Россиядә 2 ел да 3 айга төрмә җәзасына хөкем ителгән. 2020 елда Белоруссиядәге протестларда катнашкан өчен 15 тәүлеккә кулга алынган булган. “Осторожно, новости” мәгълүматларына караганда, хәзер ул Киевта яши.


Фикер өстәү