35 яшьлек ир-ат, махсус хәрби операциягә җибәрмәгән өчен, әнисен җаваплылыкка тартмакчы булган

Ярославль өлкәсендә армиягә бармаган 35 яшьлек штуктатур, махсус хәрби операциягә җибәрмәгән өчен, әнисенә карата полициягә гариза язып тапшырган. Бу хакта Mash телеграм-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматлары буенча, әлеге ир-ат, йөрәгендә чир табылу сәбәпле, армиягә бармыйча калган. Хәзер ул әнисе белән яши. Авылдашларының торагын ремонтлап көн күрә. Күршесе үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткәч, контрактка кул куярга карар иткән.
Әмма Mash язганча, ир хәрби комиссариатка барырга җыенгач, әнисе паспортын яшереп куйганлыгы ачыкланган. Моны белеп алуга, озак уйлап тормастан, полициягә гариза язган.
Шул ук вакытта «Осторожно, Москва» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, Башкорстаннан бер ир-ат сәламәтлегенең какшау булуы сәбәпле махсус хәрби операциягә алмаган өчен башкалада террорчылык акты оештыру белән янаган. Ир, ашыгыч хезмәтләр белән элемтәгә кереп, шәһәр үзәгендә – “Никитские ворота” янында шартлау булачагын хәбәр иткән. Анда берни дә табылмаган. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү