Террорчылык актлары өчен Украинаны халыкара судларда җаваплылыкка тартырга ниятлиләр

Россия, илебездәге террорчылык актларына Украинаның катнашы булу сәбәпле, халыкара судларга мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу хакта “РИА Новости” Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова сүзләренә таянып яза.

“Хәзерге вакытта тиешле документлар әзерләнелә, мәҗбүри процедуралар уздырыла”, – дип билгеләп үткән ул.

Кичә Россия Украинага террорчылыкка каршы нота тапшырган. Анда илебездәге террорчылык актларына катнашы булган барлык кешеләрне кичекмәстән кулга алу һәм Россиягә тапшыру таләбе урын алган. Дипломат басым ясап әйткәнчә, “Крокус Сити Холл” үзәгендәге террорчылык акты буенча таләпләр документта юк әле. Аларны аерым – Россия тикшерүчеләре җинаятькә Украинаның катнашканлыгын тәгаен билгеләгән очракта җибәреләчәк.

Украинаны халыкара судларда җаваплылыкка тартырга ниятләү 22 мартта Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә урнашкан “Крокус Сити Холл”дагы терррорчылык актына бәйле. Министрлык башка терактлар арасында журналист Дарья Дугинаны, хәрби корреспондент Владлен Татарскийны үтерү очракларын, язучы Захар Прилепинга һөҗүм итү омтылышын, 2022 елның октябрендә Кырым күперен шартлатуны (5 кеше һәлак булган), Санкт-Петербургта кафе шартлатуны (42 кеше яраланган) телгә алып үткән.

Сүз уңаеннан,: узган пәнҗешәмбедә Россия Тикшерү комитеты “Крокус”ка һөҗүм итүчеләрнең Украинадан акча алганлыкларын белдергән.


Фикер өстәү