«Крокус»та һәлак булучылар саны 144 кешегә җиткән

Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл”дагы террорчылык актында һәлак булучылар саны 144 кешегә җиткән. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” “Baza” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза. Шулай ук хәзерге вакытта 97 кешенең әлегә хастаханәдә калуы турында әйтелә.

Моңа кадәр Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте 142 кешенең хастаханәгә салынуын, 32сенең савыгып чыгуын хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез: җомга – 22 мартта кичен кораллы кешеләр “Пикник” төркеме концерты алдыннан “Крокус Сити Холл”га кереп, кешеләргә һөҗүм иткән һәм концерт залына ут төрткән.


Фикер өстәү