Владимир Путин: «Крокус»та террорчылык актын радикаль исламчылар кылган»

Мәскәү өлкәсендәге “Крокус Сити Холл”дагы террорчылык акты сәясиләштерелмичә генә тикшерелергә тиеш. Россияне бу җинаятьнең заказчысы кызыксындыра. Хәзерге вакытта шунысы мәгълүм: җинаять радикаль исламчылар кулы белән кылынган. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт, төбәкләр, махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре белән киңәшмәдә шул хакта белдергән.
“ Барыбызга да бик авыр булуга, әлеге ерткычларча җинаятькә гаепле барчасын да тизрәк җәзага тарту теләге көчле булуга карамастан, тикшерү югары профессиональ дәрәҗәдә уздырылырга, сәясиләштерелмәскә тиеш. Җинаятьнең радикаль исламчылар – ә аларның идеологиясе белән ислам дөньясы үзе дә гасырлар буе көрәшеп килә – кулы белән эшләнгәнгәнлеген беләбез”. – дигән дәүләт башлыгы.
Аның әйтүенчә, Россия АКШның төрле каналлар аша тараткан мәгълүматларын күреп тора. Президент билгеләп үткәнчә, Вашингтон үзенең яраннарын һәм дөньяның башка илләрен, безнең разведка мәгълүматларына караганда, Украинаның килеп туган хәлгә катнашы юк, дип ышандырырга тырыша. Владимир Путин сүзләренә караганда, АКШ, терактны Россиядә тыелган ДАИШ* оешмасы әгъзалары – ислам тарафдарлары кылган, дип раслый.
“Россиягә һәм аның халкына каршы бу җинаятьне кемнәрнең кулы белән кылынуын беләбез. Безне аңа кемнең заказ бирүе кызыксындыра”, – дип басым ясап әйткән Путин.

Аның әйтүенчә, хәзер, “Крокус”та җинаять кылганнан соң террорчылар ни өчен нәкъ менә Украинага качып китәргә маташкан, дигән сорауга җавап бирергә кирәк. “Кемнәр анда аларны көткән? Киев режимына ярдәм итүчеләргә террорга катнашы булырга һәм террорчылык спонсорлары булырга теләмәүләре аңлашыла. Әмма сораулар, чыннан да, бик күп,” – дигән Путин.


Фикер өстәү