Татарстанда, көньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава шартларының начараюы көтелә

Татарстанда, көньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава шартларының начараюы көтелә. Гидрометеорология идарәсе хәбәренә караганда, чәршәмбе – 27 мартта көчле явым-төшем: көнбатыш районнарда – җепшек кар, көнчыгышта карлы яңгыр булачак. Шулай ук секундына 15–20 метр тизлектә төньяктан көчле җил, кыска вакытлы буран булыр дип фаразлана. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…+5, төнлә –3…+2 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе – 28 мартта җепшек кар, төньяк-көнбатыштан секундына 15–18 метр тизлектә җил, кыска вакытлы буран. Һава температурасы көндез –1…+4, төнге сәгатьләрдә –1…–6 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Җомга – 29 һәм шимбә – 30 мартта явым-төшем фаразланмый. Көндез +3…+8, төнлә –3…–8 градус.

26–28 мартта республикада явым-төшем күләме көнбатыш районнарда – айлык норманың 30–50 процентын, көньяк һәм көнчыгыш районнарда 100 процентын һәм аннан күбрәген тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү