Бураннан соң 33 градус салкын: бу атнада Татарстанда һава торышы нинди булачак?

Татарстан Гидрометеоүзәге, гадәттәгечә, атналык һава торышы фаразын бастырды. Аннан күренгәнчә, республикага кыска вакытлы буран әйләнеп кайтачак һәм аны 33 градус суык алыштырачак.

Синоптиклар әйтүенчә, бүген көндез Татарстанда һава торышы үзгәрә башлаган. Соңгы көннәрдә хөкем сөргән антициклон, көнчыгышка таба борылып, циклонга урын биргән.
Иртәгә – 13 февральдә кар һәм аз гына буран көтелә. Тәүлек эчендә Татарстанда 3-7 мм күләмендә кар явачак. Көндез һава температурасы -4…-9, төнге сәгатьләрдә -11…-16 градус булачак. Юлларда – бозлавык.

Әмма республикада циклон йогынтысы кыска вакытлы гына булачак. Инде чәршәмбе – 14 февральдә үк суык антициклон йогынтысында калачакбыз. Явым-төшем туктап, һава температурасының нормадан 9-14 градуска түбәнрәк булуы көтелә. Антициклон тәэсире шимбә – 17 февральгә кадәр сакланачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе – 14 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –12…-17, төнлә -18…-23, урыны белән -27 градус күрсәтәчәк. Пәнҗешәмбе – 15 февральдә көндез һава температурасы -16…-21 градус, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә -22…-27, урыны белән -30 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә – 16-17 февральдә температура көндез -16…-21, төнге сәгатьләрдә -25…-30, уйсу урыннарда -33 градуска кадәр төшәчәк.


Фикер өстәү