Экскурсиягә баручы балалар утырган автобус һәлакәткә очрап, 13е имгәнгән

Псков өлкәсендә экскурсиягә баручы 15-16 яшьлек балалар утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. 17 кеше зыян күргән, аларның 13е – балалар, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

Юл һәлакәте Новгородка авылы янында була. Әлегә билгеле булган мәгълүматлар буенча, өлкәннәрдән 4 кеше, балалардан 13 кеше зыян күргән. Берничә кеше хастаханәгә озатылган, калганнарына урында ярдәм күрсәткәннәр.

Әлеге төбәкнең Сәламәтлек саклау комитеты мәгълүматы буенча, ике бала авыр хәлдә. Балалар хастаханәсенә 8 кешене китергәннәр. Озата баручы укытучыларның берсе хастаханәгә эләккән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, автобус йөртүче йөк машинасына бәрелүдән сакланып, юл кырыена төшеп китә. Автобус Пустоши шәһәреннән Псковка барган булган.


Фикер өстәү