«Берәүгә дә безнең хәлдә калырга язмасын»

Узган атнаның җомга санында Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче 46 яшьлек Марсель Ханнановка ярдәм кирәклеге хакында язган идек. 16 ел шикәр чиреннән интеккән ир инде хәзер йөри алмас хәлгә килгән. Аны 67 яшьлек әнисе Рәйсә апа тәрбияли.

Язма басылып чыгуга, бу гаиләгә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылды. Киңәш бирүчеләр дә, акча салучылар да булды. Берничә көннән Рәйсә апа шалтыратты. Кешеләрнең ярдәмен күреп, күңеле тулган аның. Кешедән акча сорамас өчен, таксига эшкә кергән ханым үзләренә булышкан кешеләргә чиксез рәхмәтле.

– Сез язып чыгуга, ярдәм итә башладылар. Һәркем кулыннан килгәнчә тырыша инде. Розалия исемле ханым 20 мең сум салган. Моның кадәр ярдәм күргәнем юк иде. Ул акчаларны тотарга да куркып торам. Улыма дип хәләл акчаларын җибәргән һәркемгә, безне эзләп табып, газетага язган журналист Гөлгенә Шиһаповага чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Берәүгә дә безнең хәлдә калырга язмасын, – диде Рәйсә апа.

Без исә, үз чиратыбызда нинди хәл булса да, таянырлык дусларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бергәләп, кешеләрне сөендерүне дәвам иттерсәк иде.


Фикер өстәү