Каләм дә, карандаш та онытылмас: Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «парламент дәресе» үтте

Бүген Казанның 187 нче лицее сайлау участогына әйләнгән иде. Уйнап түгел, чынлап. Биредә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «парламент дәресе» үтте. 11 Б сыйныф укучылары үзләренең гражданлык бурычын, сайлауларга карата мөнәсәбәтен күрсәтте.

Быел «парламент дәресе» 5 февральдә башланды. Ул 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Темасы: «Киләчәкне сайлыйбыз». Мондый исемне сайлау юкка түгел, 15–17 мартта – Россия Президентын, сентябрьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. 2025 елда исә Татарстан Рәисен сайлау көтелә.

«Түгәрәк өстәл» рәвешендә узган «парламент дәресе»ндә укучылар башта партияләргә бүленеп, үз программаларын тәкьдим итте. Әйтик, «Зур тәнәфес» партиясе вәкилләре балаларның карандаш, каләм, бетергечләрен еш югалтуын исәпкә алып, мәктәптә уку кирәк-ярагын сата торган махсус банкомат булдырырга вәгъдә итә. «Яшь профессионаллар» партиясе, мәктәптә ял итү почмагы кирәк, ди. Ә «Беренчеләр советы» җирле үзидарә көнен елга бер генә түгел, айга дүрт мәртәбә уздырырга кирәклеген әйтте. Әлеге программаларның кайсы җиңәчәк? Шуларга тавыш бирү оештырылды.

Лицейда 1800дән артык укучы белем алса, шуның бары 7се генә – сайлау яшендә. «Парламент дәресе»н 11 Б сыйныфы җитәкчесе Камил Абдулвахобов алып барды. Аңа – 24 яшь. Ул моннан алты ел элек беренче тапкыр Россия Президентын сайлауда катнашкан. Быел тагын барырга җыена. Аның фикеренчә, кеше битараф булмаска, гражданлык позициясен күрсәтергә тиеш.

– Сайлауда катнашу кирәк. Һәр тавыш илнең киләчәген хәл итә, – ди укучылар. Ә менә 18 яше тулмаганнар, әлегә сайлауда катнаша алмыйбыз шул, дип уфтанып куйды.

Сайлаучылар бюллетеньнәрне махсус әрҗәгә салды. «Исәп палатасы» белгечләре дә чакырылган иде. Сайлауның гадел үтү-үтмәвен күзәтүчеләр карап торды. Кыскасы, укучылар сайлауның бар этаплары белән танышты. Ә җиңгән проектны лицейда тормышка ашырырга туры киләчәк. Нәтиҗәдә иң күп тавышны «Зур тәнәфес» программасы җыйды. Алар исәбендә – 12 тавыш.

– Карандаш, каләм, блокнотлар банкоматы булдырачакбыз. Сез ризамы? Хәзер инде: «Каләм язмый, паста беткән», – дип сәбәп таба алмыйсыз, – диде лицей директоры Гөлнара Галиева.

Фәрит Мөхәммәтшин заманча мәктәптәге мөмкинлекләргә, шулай ук укучыларның әзерлегенә соклануын яшермәде.

– Монда килүемнең сәбәбе – әлеге уку йорты эшчәнлеге, дәресләрнең ничек узуы, яшьләрнең сайлау хакында нәрсәләр белүе турында кызыксыну. Мондый дәресләрнең мәктәптә үтүе мөһим. Киләчәк яшьләрдән тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Яңа лицейда белем алырга, иҗтимагый, яшьләр оешмалары оештырып, тормыш рәвешен күрсәтергә барлык мөмкинлекләр дә бар. Алар шушы тормыш белән яшиләр дә.

Парламент Рәисе әйтүенчә, бездә күппартиялелек. Күппартиялелек шартларында сайлаучыларга мөмкинлекләр зур. 18 яше тулганнарны зур җаваплылык көтә. «Беренчесе – паспорт алу. Икенчесе – гражданлык бурычларын үтәү хокукын алу», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

– Әлеге дәресләр укытучыларга да, укучыларга да җаваплылыкны арттырып, сайлауда катнашучылар күбрәк булсын, дигән ният белән оештырыла. Балалар кандидатларны да яхшы белә. Аларга сайлауда катнашучыларның бурычын аңлаттык. Уйлавымча, сайлауга халыкның 80–90 проценты килер, алар битараф калмаслар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, дәрестән соң журналистларга.

 


Фикер өстәү