Кызын бишенче каттан ыргыткан ирнең гаиләсеннән балаларны алырга җыеналар

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары опека органнары хезмәткәрләре шәһәр мэры Илсур Метшинга 1 яшьлек кызчыгын бишенче каттан ыргыткан ирнең гаиләсендә тәрбияләнүче балаларны алу турында документларны имза салуга җибәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез: ир-ат баласын наркотиклар кулланудан котырынган хәлдә тәрәзәдән ыргыткан. Узып барган йөк машинасы шоферы ярдәмгә ташланмаса, кызчык һәлак булырга да мөмкин иде, диләр. Ул югарыдан “очкан” баланы тотып, аның белән кар көртенә егылган. Шуннан соң кызчыкның игезәк туганын – бер яшьлек малайны да коткарган, дип яза “КП-Казань”.

Казанның социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова әйтүенчә, әлеге гаилә пары икесе дә наркотиклар кулланган, үз вакытында учетта да торган. Бу хәлдән соң ана кешенең дә организмында тыелган матдәләрнең калдыклары табылган. Басма хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, гаиләнең фатирын тикшергәндә шприцлар табылган. Белгечләр балаларның яшәү шартларын өйрәнү барышында фатирдагы суыткычны ачып караган. Ул буп- буш булган.

Бер яшьлек кыз һәм аның игезәк туганы балалар катнашмасы белән генә җан асраган. Аларга башка берни дә ашатмаганнар. Әнисе әйтүенчә, балалар аларны яратмый. Социаль хезмәтләр белгечләре, балаларның ачлы-туклы яшәүләреннән чыгып, сәламәтлекләре дә әйбәт түгелдер, дигән фикергә килгән. Шуңа күрә хәзер сабыйларның барысын да хастаханәдә тикшерәләр. Гаиләдәге өченче бала – тууына әле бер ай да тулмаган малай да шунда.

Әмма мондый шартларда яшәүче гаилә ничек моңарчы опека игътибарына эләкмәгән соң? Ирина Смирнова аңлатып үткәнчә, аларның әниләре башка төбәктән күченеп килгән һәм Казанда теркәлмәгән. Моннан тыш гаилә аренда фатирларын, шулай ук сырхауханәләрне еш алыштырган. Табиблар ниндидер хәтәр әйберләрне күреп калырга өлгермәгәнлектән, тиешле хезмәтләргә хәбәр итмәгәннәрдер, дип уйларга кирәк.

Балаларны гаиләдән алу турында карар кабул ителгәннән моң, бер атна эчендә ир белән хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки хокукларын чикләү турында судка дәгъва әзерләнеләчәк. Балаларга опекунга билгеләнәчәк. Әнисе ягыннан аларның әбисе һәм бабасы бар. Алар тиешле гариза тапшырырга мөмкин. Закон нигезендә опекуннар сыйфатында нәкъ менә балаларның якын туганнары арасыннан кандидатуралар карала.


Фикер өстәү