Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатында җиңүчеләрнең бүләкләре билгеле

«Профессионаллар» һөнәри осталык һәм Югары технологияләр чемпионатларының финалистлары төбәк һәм федераль дәрәҗәдә акчалата премияләр алачак. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте.
Аның сүзләренә караганда, «Профессионаллар» чемпионат хәрәкәтенең алтын медаль ияләре – 150 мең сум, көмеш медаль ияләре – 125, бронза медальгә лаек булганнар 100 мең сум акча алачак.

«Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында һәм югары технологияләр чемпионаты финалында җиңүчеләргә һәм призерларга федераль дәрәҗәдә дә премияләр билгеләнгән. Беренче урынга – 300 мең сум, икенче урынга – 200 мең һәм өченче урынга – 100 мең сум.


Фикер өстәү