Татарстан «Яшь профессионаллар» чемпионатында икенче урын яулады

Татарстан унынчы «Яшь профессионаллар» чемпионатында 2 нче урыны алды. Республика командасы барлыгы 14  алтын, 21 көмеш һәм 12 бронза медаль, шулай ук 9 медальон яулады.

Рейтингны төзегәндә, җыелма команданың финалга тиңләштерелгән йомгаклау ярышларындагы нәтиҗәләре исәпкә алына икән. Болары язын узган. Татарстан җыелма командасы аларда 20 алтын, 18 көмеш һәм 26 бронза медальгә, шулай ук 45 медальонга лаек булган. Шулай итеп, җыелма командабыз барлыгы 111 медаль һәм 54 медальон яулаган. Командалар рейтингында мәскәүлеләр беренче урынга чыккан. Санкт-Петербург командасы – өченче. «Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы инде дистә ел дәвамында лидерлар сафында бара. Юбилей чемпионатында да безнең команда шәп нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышларда катнашу елдан-ел катлаулана, чөнки төрле төбәкләрдән җыелган яшьләрнең осталыгы үскәннән-үсә. Унынчы чемпионат бик үзенчәлекле булды. Ярышлар бер үк вакытта бөтен Россия күләмендә үтте: «җанлы» өлеше Саранскида уздырылса, төрле төбәкләрдәге мәйданчыкларда йөзләрчә конкурсант  интернет аша эшләде», – ди Татарстан Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Чемпионат финалында Татарстаннан 96 егет-кыз һәм 74 эксперт катнашкан.


Фикер өстәү