Россия җыелма командасы БДБ илләре уеннарының дүртенче көнендә 11 алтын медаль яулады

Россия спортчылары БДБ илләре уеннарының дүртенче ярыш көнендә 11 алтын һәм ике бронза медаль яуладылар. Ярышлар Казанда уза.

Дүшәмбе көнне 3х3 баскетбол, ядрә белән ату һәм билбау көрәше буенча медальләр уйнатылды. Россия җыелма командасы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 3х3 баскетболда алтын медальләр яулады. Билбау көрәше буенча ярышларда Булат Юнысов, Альберт Сәхәбиев, Зариф Вәлитов, Раббани Нургалиев, Рафаэль Билданов, Марсель Мурзагильдин, Рүзәл Тамергалиев, Вадим Васильев һәм Илсаф Фәхретдинов җиңүче булды, бронза медальне Айнур Ганиев яулады. Алинә Хизбуллина ядрә белән ату буенча ярышларда бронза призер булды.

Россия спортчылары дүрт ярыш көне нәтиҗәләре буенча 51 алтын, 15 көмеш һәм 14 бронза медаль яуладылар һәм медаль зачетында беренче урынны алып торалар. Икенче урында Үзбәкстан командасы (15-18-14), өченче урында — Казахстан спортчылары (7-15-28).


Фикер өстәү