Татарстанда әбиләр чуагы аномаль салкыннардан соң гына киләчәк. Бу сентябрьнең икенче яртысында гына булачак. Бу хакта КФУ метеорологы Юрий Переведенцев белдерде.
Ул ассызыклаганча, мондый салкыннарның сәбәбе-арктик һава массаларының бәреп керүе, шуңа республика салкынлык үзәгендә калган. Хәзерге вакытта республикада температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк.
Әбиләр чуагы вакытында кояшлы, коры, аяз һава торышы булачак. Көндез температура 20 градуска кадәр җылы һәм хәтта югарырак булырга мөмкин.