Чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм башка депутатлар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан чарада катнашучылар предприятие эшчәнлеге белән танышты, җитештерү цехларында булды, заводның тарихы белән танышты, шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралаштылар. «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сүзләренә караганда, утырышның темасы очраклы гына тумаган. «Республикабыз казанышларының шактый өлеше хатын-кызлар һәм аларның хезмәте белән бәйле. Алар катлаулы технологик процесслар корылган сәнәгать предприятиеләрендә эшлиләр һәм продукциянең сыйфатын тәэмин итәләр», – диде ул.
Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар республиканың хезмәткә сәләтле халкының яртысын диярлек тәшкил итә – 1 млн 109 мең кеше. Эшләүче хатын-кызның уртача яше – 40 яшь. Республикада сәнәгать предприятиеләрендә һәм оборона-сәнәгать комплексында хатын-кызлар өлеше 55 процентка җитә. Кайбер заводларда күрсәткечләр тагын да югарырак: Казан дары заводында хатын-кызлар өлеше 46 процентны тәшкил итә, ә Казан төгәл машиналар төзү заводы предприятиесендә – 73 процент.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова СВОда катнашучыларның хатыннарын һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында аерым сөйләде. «Бу категорияләрнең һәркайсы өчен мәшгульлекнең индивидуаль маршруты төзелә, һөнәри юнәлеш бирелә, психологик ярдәм күрсәтелә, вакансияләр һәм укыту программалары сайлап алына», – дип ассызыклады Клара Таҗетдинова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез