Татарстан егетләре Россия беренчелегендә 9 алтын медаль яулады

Казанда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Идел буе спорт академиясе мәйданчыгында узган ярышларда илнең 25 төбәгеннән спортчылар катнашты. Ярышлар 10 үлчәү авырлыгында барды: көрәшчеләр 60 кг нан 130 кг га кадәр үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

Чемпионатның төп ярыш көне бүген, 5 декабрьдә, булды: сәгать 9:00 дан беренчел һәм финал ярышлары узды.

Командалар арасында 1нче урынны Татарстан спортчылары яулады. Ярышларда республиканың 10 көрәшчесе чыгыш ясады, шулар арасында 100 кг үлчәү категориясендә Раил Нургалиев һәм 130 кг авырлык категориясендә Муса Галләмов.

Үз категорияләрендә Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синәкәев, Ренас Кәлимуллин, Илнар Галимов, Ранис Галимуллин, Раил Нургалиев, Муса Галләмов һәм Сергей Павлик җиңү яуладылар.

 


Фикер өстәү